Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәхимә Исеева күпне күргән, күпне кичергән (фото)

Түбән Субаш авылында яшәүче Рәхимә Һади кызы Исеевага 17 февраль көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. РФ Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Рәхимә Исеева тумышы белән Түбән Субаш авылы кызы. Һади абзый белән Гарифәбану апаның 8нче баласы булып дөньяга килә ул. Тик 2 яшь тә 3 айлык чагында ятим кала. Әниләре тугызынчы баланы тудырганда вафат була. Ә яңа туган сабыйны әнисенең бертуган сеңлесе уллыкка алса да, ул да кыска гомерле була, яши алмый. Кара кайгылы, сагышлы балачак елларын күз яшьләрсез генә сөйли алмады ветеран. Яшүсмер чоры да Бөек Ватан сугышы елларына туры килә, өч бертуган абыйсы сугышта һәлак була. Ә 1947 елда Рәхимә апа дөм ятим кала - әтиләре дә гүр иясе була. "Гомерем буе "Әни" дияргә тилмереп үстем. Әтисез дә калдым. Тормышка әти-әнисе булган егеткә кияүгә чыксам ярар иде, дип хыялландым. Бик тә "Әни" диеп дәшәсем килде," дип күңелен бушатты ул.
Сагыш-кайгыларны үз башыннан күп кичергән кыз бала 1950 елда авылдан җыенып чыгып китәргә карар кыла. "Рөхсәт кәгазен бирергә бик теләп тормыйлар иде ул елларда. Кечкенә генә, арык гәүдәле бер кыз идем, ничек авылдан бер белмәгән җиргә чыгып китәргә курыкмаганмын мин, әле дә шаккатам. Бер авыз русча сүз дә белми идем бит мин", дип көлә-көлә ул елларны күз алдыннан кичерә Рәхимә апа.
Шулай булса да, Ленинград, хәзерге Санкт-Петербург шәһәренә кадәр барып җитә ул. Анда дворник, ягъни ишек алды себерүче, аннан соң кызлар тулай торагында вахтер, мичкә ягучы булып эшләдем. Шуннан соң төзелеш оешмасына килдем. Төрле эштә йөрдем, штукатурчы, маляр һөнәрләренә өйрәндем", дип искә ала Рәхимә апа.
Төзелештә эшләгәндә булачак тормыш иптәше Мордва өлкәсеннән эшкә килгән мишәр егете - Гарифулла белән таныша. 1954 елда кавышып, 1 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. 43 ел Санкт-Петербург шәһәрендә гомер итеп, үз тырышлыклары белән фатир алу бәхетенә ирешәләр. Ара ерак булса да Балтачка юлны суытмыйлар алар. Елга берничә мәртәбә кайта торган булалар.
Улы: "Минем балачагым шушында Субашта үтте. Җәйге каникулларда кайтарып куялар иде, туганнарда тора идем. Кечкенәдән авылны яраттым, авылда яшисем килде. Тик бу хыял хәрби бурычларны үтәгәч кенә насыйп булды. Без 1993 елда Түбән Субашка кайтып төпләндек. Әтиебезнең тыны бетә иде, аңа табиблар яшәр өчен чиста авыл һавасы кирәк диделәр. Шуңа да без Балтачны сайладык", ди районның әфганчылар оешмасы җитәкчесе буларак таныш Хәлил Исеев.
Ә ике кызы да Санкт-Петербург шәһәрендә яшәп калганнар. Аларның инде үз гаиләләре, хәзер үзләре дә онык сөяләр. Бер кызы балалар йортында медсестра, икенчесе мәктәптә укыта.
Юбилярыбыз 4 онык, 6 оныкчыкның кадерле әбисе. Һәркайсының тормышы белән кызыксынып тора. Ул-кызларының ихтирамын, кадер-хөрмәтен тоеп яши. Туган-үскән авылында бер үзе генә гомер итсә дә, аның 11 ел дәвамында һәркөн килеп хәлен белеп, көндәлек эшләрендә ярдәм итеп торучы социаль хезмәткәре - Фирдәүсә Закирова бар. Рәхимә апа аңа бик рәхмәтле булуын белдерде.
Бер гасырга тиң гомер яшәп, күпне күргән, күпне кичергән ветераныбыз, бүгенге тормышыннан канәгать булса да: "Илләр, килер еллар имин булсын, сугышлар гына чыга күрмәсен, авыллар бетмәсен, колхозыбыз да аякка бассын, халыкка яшәр өчен эш кирәк", дип борчыла.

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250