Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәхмәтлебез!

Җир йөзендә беркем һәм бернәрсә дә мәңгелек түгел. Эш-гамәлләр калса да, кылган изгелекләр озак еллар йөрәкләрдә саклана. «Хезмәт» газетасыннан авылдашыбыз Камил Сөләймановның (ул Карадуганда колхоз рәисе булып эшләде) чишмә суларын авыл урамнарына, колонкаларга сузып бик тә кирәкле гамәл башкаруын мактап язган язманы укып, без туганнары һәм күршеләре авыл халкына аның...

Җир йөзендә беркем һәм бернәрсә дә мәңгелек түгел. Эш-гамәлләр калса да, кылган изгелекләр озак еллар йөрәкләрдә саклана.
«Хезмәт» газетасыннан авылдашыбыз Камил Сөләймановның (ул Карадуганда колхоз рәисе булып эшләде) чишмә суларын авыл урамнарына, колонкаларга сузып бик тә кирәкле гамәл башкаруын мактап язган язманы укып, без туганнары һәм күршеләре авыл халкына аның игелекләрен онытмаулары өчен бик тә рәхмәтле булдык.

Камил Сөләймановның абыйсы Шәүкәт һәм аның улы Рифкатьнең тырышлыгы белән Кариле халкы районда беренчеләрдән булып газлы да, сулы да булды. Ул чорда район башлыгы булып эшләгән Марат Әхмәтов та Шәүкәт абыйның үтенечләрен игътибарсыз калдырмый торган була.

Нинди генә чыганаклар булса да, төзеклек карап торуны таләп итә. Кайвакыт берәр генә сәгать су булмый торса да, шалтыратмаган кешебез калмый. Шушы кыенлыклардан чыгу юлын авылдашыбыз Фаил Зәйнуллин эзләп таба. Ул игелекле һәм ярдәмчел Рашит Ильясовка мөрәҗәгать итә. Егетләр тырышлыгы белән су авылга кадәр килә. Хәзер тирә яктагы авыллардан да бирегә су алырга киләләр. Суы бик тәмле, юшкыны да юк. Фаил, Рашит, рәхмәт сезгә. Гел шулай олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250