Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Һәркемгә Хозур Ильяс булсын юлдашчы», ди 95 яшьлек Зөлхәбирә әби (+фото)

Бүген Куныр авылында яшәүче Зөлхәбирә Нәбиевага 95 яшь тулды.

Зөлхәбирә Нәбиеваны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, «Якты юл» хуҗалыгы рәисе Зиннур Әсхадуллин килгән иде. Юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хаты һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләге тапшырылды.

Зөлхәбирә апа тумышы белән Түбән субаш кызы. 1950 елда Куныр авылына килен булып төшә. Фронтовик Галимулла исемле егет белән гаилә коралар, 6 кыз, 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә бер уллары вакытсыз вафат булган. Галимулла абый 1992 елда бакыйлыкка күчкән.

Зөлхәбирә апа Нәбиева хәзерге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны хөрмәтенә салынган йортта төпчек кызы Зөлфия белән яши. Калган 6 баласы, килен-кияүләре, 15 оныгы һәм 22 оныкчыгының кадер-хөрмәтен, ихтибарын-ихтирамын тоеп, хәзерге тормышларга канәгать булып гомер итә.

Юбиляр хакында “Хезмәт” газетасының алдагы санында укый алачаксыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар