Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram битендә Казан хосписы турында ролик тәкъдим итте һәм аңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген искәртте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә Казан хосписы турында ролик урнаштырды.

«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк», – дип язган республика җитәкчесе видео астына. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Татарстанлыларга Казанда балалар хосписын булдыру тарихы яхшы билгеле. Владимир Вавиловка күп сынаулар узарга туры килә — якыннарын югалткач, ул үз тормышын авыру кешеләргә ярдәм итүгә багышларга була. Һәм хоспис булдыра.

«Хоспис — ул үлем турында түгел, ә ахырга кадәр лаеклы тормыш турында», – дип аңлатты хоспис фәлсәфәсен Вавилов.

Проект хосусый-дәүләт партнерлыгы буларак тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.

Фондка теләсә нинди ярдәм мөһим. Акча да — хәзер икенче хоспис төзелә, шуңа күрә һәр тиен кадерле, мораль яктан да — «авыртусыз йорт»ка волонтерлар, клоуннар, артистлар килә.

Казан хосписында үлем диагнозы булган кешеләргә ярдәм итүнең иң мөһиме — кайгыртучанлык һәм кешелеклелек. Шуңа күрә «авыртусыз йорт»ка гадәти кешеләр ярдәм итүе бик мөһим.

Хосписка ничек ярдәм итәргә икәнен социаль челтәрләрдә һәм аның сайтында белергә була.

Чыганак: «Татар-информ» ; фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан хоспис Рөстәм Миңнеханов Без бергә социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма ярдәм кирәк авыру балалар