Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәйсә Гәрәева 95 яшьтә дә яттан шигырьләр укый (+фото)

Түбән Кенә авылында гомер итүче Рәйсә Гәрәева 95 яшьлек юбилеен каршы алды.

Гомере буе балаларга белем биргән Рәйсә Сәмигулла кызы Гәрәевага шушы көннәрдә 95 яшь тулды. 95тә дә яттан шигырьләр укуы, матур сөйләме, акыл камиллеге, зәвыклыгы белән юбиляр кунакка килгән һәркемне таң калдырды.

Түнтәр авылында туып, хезмәт юлын Субаш мәктәбендә башлаган, соңрак Түнтәрдә белем биргән, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Пыжмара мәктәбендә укыткан Рәйсә апа мөгаллимлек эше белән беррәттән, балалар күңелендә театрга да мәхәббәт тәрбияли алган шәхес. Шуңа күрә аны укытучы-артис дип атый торган булалар.

Казан шәһәренә иҗади конкурсларның берсендә җырлап-биеп жюрины таң калдырган кызга атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыф:
– Миңа алмаш үсә , – дип югары бәя бирә.

Җиңү яулаган Рәйсәне радиога яздырырга чакыралар. Хәтта артислыкка укырга тәкъдим ясыйлар. Әмма яшь белгечне РОНО җитәкчелеге эштән җибәрми, әти-әнисе дә каршы була. Әмма Рәйсә апаның таланты югалмый, ул бик күпләрне сәхнәгә алып чыга,ничәме-ничә нәфис сүз остасы, җырчы-биючеләр, үзешчән актерлар тәрбияли ул.

Кызганыч, үзенең балаларын сөю насыйп булмый аңа. Әмма бар назын, сөюен, мәхәббәтен ул укучыларына багышлый. Картаймыш көнендә дә ялгыз түгел Рәйсә апа. Бертуган энесе Галинең улы Айдар гаиләсе апаларын кадер-хөрмәттә яшәтә. Бәхетле тыныч картлыгы өчен ул аларга бик рәхмәтле.


Язманың тулы вариантны белән "Хезмәт" газетасында дөнья күрүче "Сугыш урлаган балачак" сәхифәсендә таныша

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рэйсэ апа мине татар эдэбиятенэ алып кергэн, татар телен чын кунелдэн сояргэ ойрэткэн яраткан укытучым минем!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нәселебезнең иң олы кешесе, Түнтәр кызы, туганыбыз Рәйсә апаны чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәтлек, тыныч картлык телибез.

      Теги: өлкән юбилярлар