Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Рәйсә Нәкыйпова 90 яшендә дә сканвордлар чишә (фото)

5 март көнне Шода авылында туып-үсеп, хезмәт юлының 33 елын балаларга белем бирүгә багышлаган Рәйсә Мөбарәкша кызы Нәкыйпова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен шатлыклар белән каршы алды.

Юбилярны котлап, Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлегенең "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Айдаровна, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова һәм бөртөркем укучылары изге теләкләрен җиткерделәр. РФ Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Рәйсә Мөбарәкша кызы Нәкыйпова 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә килгән беренче укучыларына да ихластан сөенде.

Рәйсә Мөбарәкша кызы - районыбызның мактаулы мәгариф ветераны. Ул 8 классны тәмамлау белән, 16 яшеннән Шода башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. "Мин балаларны, алар мине яраттылар. Бер урында, шул бер хезмәттә 33 ел эшләдем! Ул елларны әле дә сагынып искә алам мин. Сугыш чорында мин укыта башладым. Авыл тулы ач-алангач балалар. Әниләре балаларын кышкы салкыннарда зур шәлгә төреп, мәктәпкә китереп куялар. дәресләр беткәч, ул балаларны шул шәлләренә төреп, юлда өшеп, туңып кала күрмәсеннәр дип, өй саен илтеп куя торган идем. Шундый авыр чорларны да кичерергә туры килде. Балалар белән бик күп концертлар куя торган идек. Җырлап-биеп йөргән чакларым инде ул. Мин бик биергә яраттым. Оекларым тишелеп беткәнче бии торган идем", дип искә ала ул үткән елларның күңеленә җуелып калган хатирәләрен барлап.

Укытучы өчен иң мөһиме - җәмгыятьтә үз урынын тапкан укучысы билгеле. Ә ул яктан Рәйсә Нәкыйпова икеләтә сөенә. Беренче укытучыбыз ул безнең дип, Шодадан кадәр туган көне белән тәбрикләргә килгән бертөркем укучыларын күргәч, Рәйсә апа очынып ук китте. "Килмәсәләр, борчылган булыр идем әле, искә дә алмадылар, дияр идем. Ә килгәч рәхмәт инде, бик куандым", ди ул. Димәк, данлы хезмәт юлы бушка китмәгән., чәчкән орлыклары матур булып шытып чыккан дигән сүз! Үз балаларын да тәүге кабат укырга, язарга өйрәткән беренче укытучылары ул - Рәйсә ханым.

Ул 1952 елда авылдашы Фарук белән гаилә коралар, 3 кыз һәм 2 малайга гомер бүләк итәләр. "Картым Фарук бик ипле, әйбәт, оста кеше иде. Кулыннан килмәгән эше булмады, барысын да булдырды. Көндәлек тормышта да, дин ягыннан да бик тырыш булды. Озак еллар Шода авылында имам вазыйфасын башкарды. Авыл халкы да хөрмәт итте үзе. 61 елдан артык парлы гомер иттек без. тик кызганыч 2014елның ноябрендә гүр иясе булды. Инде хәзер мин Балтачка килеп яши башладым!", дип парлы гомер иткән елларны да искә ала. Рәйсә апа.

Ул бүгенге көндә кызы Дилбәр, кияве Вакыйф гаиләсе тәрбиясендә гомер итә. 10 оныгы, 11 оныкчыгы өчен дә кадерле әби әле ул. Шунысы сөенечле Рәйсә апаның 3 кызы да һөнәр эзләп ерак китмәгәннәр - әниләренең изге юлын дәвам итеп, укытучылар әзерләү уку йортларына килеп кергәннәр. Миләүшә, Гөлнар, Дилбәр ханымнар бистә балалары өчен аеруча да якын. Алар балалар бакчаларында тәрбияче һәм тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыкканнар.. Олы улы Хәлил Нәкыйпов - Балтач халкы өчен "Хезмәт" район газетасының үткен телле, тапкыр сүзле журналисты буларак мәгълүм. Ә икенче улы - Гадил Латвияда, Ригада заводта эшли.

"5 балам да исән-сау, Аллага шөкер! Кадер-хөрмәттә яшим. Тормышлар бик рәхәт, матур!" дип сөенеп, барлык якыннарының да хәл-әхвәлен сорашып, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып кына тора. Әле дә вакытлы матбугаттан аерылымый, көтеп ала. Әгәр дә яңа газеталарның санында сканвордлары да булса, бик сөенә. Әниебез элек-электән сканворлар чишәргә яратты. Хәтерне яхшырта, шуларны чишкәч рәхәт булып китә, дип әйтә" , ди кызы Миләүшә ханым.

Улы Хәлил әнисе Рәйсә апаны, кыз туганнарын, тормыш иптәше Нурзидә ханымны, киленнәрен һәм кодагыйларын якынлашып килүче 8 март көне белән дә тәбрикләп үтте, ихлас теләкләрен ирештерде.

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250