Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Сабыйлар рәнҗешеннән курык, кызым»

Таузар авылында гомер кичерүче хөрмәтле райондашыбыз — тыл ветераны Мәдинә Галиулла кызы Галиуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Таузар авылында гомер кичерүче хөрмәтле райондашыбыз — тыл ветераны Мәдинә Галиулла кызы Галиуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

Күркәм юбилее уңаеннан Мәдинә Галиулла кызына Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Юбилярны 95 яшьлеге белән шулай ук Карадуган авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге вәкилләре дә котлап уздылар.

— Гаиләдә без ике бала үстек, олысы мин һәм энем Зиннур. 7 сыйныфны тәмамлауга, бераз акча юнәтү нияте беләндер инде, әнием мине мех әйберләр тегү фабрикасына эшкә алуларын сорап барды. Ябык булгач, бик шикләнделәр. Әмма мин тырышып эшләдем. Энем Зиннур өйләнде. Гаиләдә эшче көчләр дә артты. Беренче шатлыгыбыз Илфир туды. Әмма киленебез баласын, ирен ташлап чыгып китте. Шушы көннән мин Илфир энем өчен әнигә әйләндем. Икенче хатыны да гомерлек булмады Зиннурның, өч бала белән анысы да ташлап чыгып китте, — дип сөйли Мәдинә апа.

Менә шушы 4 ятим баланы җил-давыл тидерми, бар назын, күңел җылысын биреп үстерә, аякка бастыра, укыта, кеше итә Мәдинә апа.

Мәдинә апа үз гомерендә бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, бала тапмаган. Әмма бүген ул 4 бала, 8 онык һәм 8 оныкчыкның иң кадерле кешесе булып, кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

Кечкенә һәм ябык гәүдәле булса да, томлы-томлы китап язарлык язмыш иясе булган Мәдинә апа белән очрашып аралашудан телсез калдым, соклануымны аңлатырга да тиз генә сүзләр таба алмадым. Тормыш юлы турында сөйләгәндә бугазга утырган төерне чак кына йотып, авыр хезмәт баскан иңнәреннән сак кына яратып, болай да бик нечкә күңелен яраламаска тырышып, язмыш битләрен ачам.

— Әнием гел «Балаларны ташлап кияүгә чыгып китсәң, аларны кем карар, әтиләре эштә, сабыйлар рәнҗешеннән курык, кызым», дип әйтә иде. Күземә карап торган балаларны жәлләдем, усал теллеләр «җүнле булса, кияүгә чыгар иде», дип ярага тоз салганда да, шушы балаларны уйладым, рәнҗешләреннән курыктым, — ди Мәдинә апа күз яшьләре белән.

Илсур белән Гөлнур — Балтачта, Илнур Таузарда йорт салып башка чыккан, Илфир исә төп йортта Мәдинә апа белән яши.

Балалар да, кияү-киленнәр дә, онык-оныкчыклар өчен дә бик кадерле кеше Мәдинә апа. Әле үзе дә, сөбханаллаһ, камил акыл белән фикер йөртеп, үз аягында йөри, һәркемгә изге догада.

Төп йорт килене Фагыйлә апа белән бергә тора башлаганнарына да кырык елдан арткан инде.

— Апабызны бик хөрмәт итәбез. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Күргән михнәт-газаплары, балалар хакына үз язмышына нокта куеп, аларны аякка бас-тырганы, әле дә булса төпле киңәшләре белән ярдәм итеп яшәве өчен без аңа чиксез рәхмәтле, картлыгы сызлануларсыз, рәхәттә үтсен дибез һәм көчебездән килгәнчә бүгенге тормышын бәхетле, куанычлы итәргә тырышабыз, — ди Фагыйлә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей