Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сәгыйдә Низаметдинова - 95 яшь

Куныр авылында яшәүче Сәгыйдә Гариф кызы Низаметдиновага бүген - 4 октябрь көнне 95 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров, җаваплылыгы чикләнгән “Якты юл” җәмгыятеннән Лилия  Габдрахманова юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Балтач муниципаль район башлыгы, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Сәгыйдә апа туган көнендә искә алып килгәннәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә бик рәхмәтле булуын белдерде. "Кадер-хөрмәттә яшим. Тормыш юлымда авырлыклар аз булмады, ә хәзерге көнем бик әйбәт. Бу бит үзе бер бәхет!", дип куана юбиляр.

Сәгыйдә апаның үткәне, бүгенегесе хакында "Хезмәт" газетасының алдагы санында язма дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев