Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Саҗидә Шәрәфетдинова: “Мин министр түгел лә”

Бик күп михнәт-газаплар күреп тә, күңел һәм йөз матурлыгын югалтмаган Саҗидә апаны котларга балалары, онык-оныкчыклары да җыелган иде.

Куныр авылында яшәүче Саҗидә Шәрәфетдиновага бүген 90 яшь тулды.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыгы Руслан Егоров, “Якты юл” җәмгыяте җитәкчесе Зиннур Әсхадуллин килгән иде.

– Мин министр түгел лә, бигрәк зурлап килгәнсез, – дип каршы алды кунакларны юбиляр.

Бик күп михнәт-газаплар күреп тә, күңел һәм йөз матурлыгын югалтмаган Саҗидә апаны котларга балалары, онык-оныкчыклары да җыелган иде. Төп нигездән бәйрәм көннәрендә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кеше өзелми. Саҗидә апаның хәлен белергә балалары, оныклары даими кайтып тора.

Туган нигез җылысын саклап яшәүче Фоат абый белән инде күптән бу гаиләнең үз кызына әйләнгән Зөлхирә апа кунакларны гел дә якты йөз, тәмле сүз, мул сыйлы табыннар белән каршы ала. Саҗидә апа үзе дә киленен аеруча ярата, Зөлхирә дип кенә тора.

Саҗидә Шәрәфетдинованың гыйбрәтле тормыш юлы хакында “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында язма дөнья күрәчәк.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар Куныр авылы 90 яшь