Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Саҗидә Закирова: "Икене таптым, дүртне бактым" (+фоторепортаж)

Балтач бистәсендә гомер итүче Саҗидә Садыйк кызы Закировага 90 яшь тулды 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин "Әниләр көне" уңаеннан әзерләнгән бәйрәм кичәсендә катнашканнан соң бистәнең үзәгендә гомер итүче Саҗидә апа Закированы 90 яшьлек олуг юбилее белән тәбрикләргә барды. Ул ветеранга Россия президенты В.В. Путинның котлау открыткасын һәм үзенең истәлек бүләген тапшырды, ихлас теләкләрен һәм рәхмәтен ирештерде. Шулай ук юбиляр хөрмәтенә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, ветеранның соңгы эш урыны җитәкчесе - мех әйберләр тегү фабрикасы директоры Фирдәүсә Фәхретдинова тарафыннан да котлау сүзләре яңгырады, бүләк-күчтәнәчләр тапшырылды.

Саҗидә апаны көр күңелле, аралашучан, туры сүзле булганы өчен күпләр хөрмәт итә. Бүгенге гомер бәйрәме белән тәбрикләргә килгән бертөркем җитәкчеләрне дә аягурә басып, шатланып кабул итте. "Мине шулай зурлаган өчен Ходай үзегезне олыласын!", дип сөенде юбиляр.

Саҗидә апа үткән тормыш юлы җиңелләрдән булмаса да, бер дә зарланырга яратмый ул. Тормыштан канәгать булып гомер итә. Бик яшьли эшли башладым мин. Гомерем хезмәт белән бергә үтте. Тик торган чагым булмады яшьрәк чагымда. Ачлыгын да кичердек, сугыш чорларын да күрдек. Минем хезмәт юлым мех фабрика белән бәйле. Тик шулай да берничә ел Ташкенттан кайткан туганнарга ияреп китеп, анда да эшләп алдым. 4 мең кеше эшли торган зур фабрикада эшләдем. Туган якларга әйләнеп кайткач кабат Балтачтагы "меховой"да эшемне дәвам иттем. Ул фабриканың данлы еллары иде. 700 чамасы эшчесе булган гөрләп торган еллары иде. Әле дә үземнең хезмәттәшләремне сагынып искә алам. 

Саҗидә апаның шәхси тормышы да шактый үзенчәлекле, гыйбрәт алырлык, сокланырлык та. Ул Балтач егете Әхәт Закиров белән гаилә кора, ләкин күркәм гаилә бөтенлеге - балалар сөю шатлыгы гына көттереп килә аларга. Берничә елдан соң бер-бер артлы уллары Камил белән Рамил дөньяга килә. Тик шул елларда тормыш иптәше Әхәтнең бертуган абыйсы Габделбәр гаиләсенә көтмәгәндә кара кайгы килә. Аларның 8 һәм 1 яшьлек ике кечкенә уллары ятим кала. Саҗидә апа озак уйланып тормый Рафаэль белән Ринатны үз тәрбиясенә ала. Шуңа күрә дә икене таптым, дүртне бактым, дип әйтә Саҗидә апа. Үсеп җитеп, зур тормышка аяк басканчы ул аларны үз канаты астыннан чыгармый. Шуңа да олы йөрәкле Ана ул ул-киленнәренең, күпсанлы онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп, тәрбиядә яши. Ветеран бүгенге көндә Балтач бистәсенең күп катлы йортларының берсендә улы Камил белән гомер көтә.

erid: 2VtzqwTSgT9

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей

erid: 2VtzqwTSgT9