Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Салавычның акъәбисенә 95 яшь тулды (+фото)

Салавыч авылында гомер итүче Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗановага 95 яшь тулды

Ул якыннары, балалары, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә үзенең олуг юблеен билгеләп үтте.

Салавыч авылының акъәбисе булган Шәмсеруй Шакирҗанованы бер гасырга тиң гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин да килгән иде. Ул юбилярга ихлас теләкләрен ирештереп, исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, балалар игътибары, оныклар ихтирамы, куанычлы көннәр, һәрбарчабызга имин еллар, тыныч көннәр теләде. Шул уңайдан Яңа 2018 ел белән дә котлады. Яңа елның беренче көне шундый матур, күркәм тормыш һәм намуслы, тырыш хезмәт юлы үткән юбилярыбызның туган көнен билгеләп үтүдән башлануны яхшыга юрады. 

Чыннан да, Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗанованың гомер юлы үзе бер тарих язарлык. Салавыч авылында Мөхәммәтгали абзый белән Зәкиябануны апа гаиләсендә туып-үскән кызның балачак еллары җиңелләрдән булмаган. Ачлык-ялангычлыгын да кичергән, авырлыкларны да күп күргән. Ә дөньялар уңайланып, яхшыра гына дигәндә, яшьлек чорын дәһшәтле сугыш урлаган. Шул елларда аны тормыш бик нык сыный, фронтка ярдәм итү өчен шактый тырышырга туры килә. Кулына балтасын-чүкечен тотып ирләр эшен дә башкарырга мәҗбүр була. Гомерен үз туган җиренә багышлаган чын хезмәт ветераны да ул. “Татарстан” күмәк хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгәндә һәр ел саен алдынгылыкны ала. Соңга таба бозаулар карауга, “родильный” бүлегенә күчерелгәч тә, фотосурәте районның Мактау тактасында торуын дәвам итә. Ул елларда хуҗалык җитәкчелегендә эшләгән Йосыф Галимуллин Шәмсеруй апаның тырыш хезмәтен күреп алып югары бәяли, башкаларга үрнәк итеп күрсәтә торган була. Хәтта Шәмсеруй апаның бозаулар абзарындагы бозаулары да агы – акка, кызылы – кызылга, аклы-каралысы аерып, бүлеп-бүлеп рәт-рәт итеп тезелеп куелган була. Эш урынында чиста-пөхтә, һәрчак тәртип була аның. 

Язманың дәвамы белән "Хезмәт" газетасында таныша алачаксыз.

http://baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 95 яшьлек юбилей