Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Салавычның кендек әбисе (+фото)

Алабуга районының Гари исемле урыс авылында туган, фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлаганнан соң юллама буенча безнең районга эшкә килгән һәм Салавыч авылында төпләнеп калган Анна - Нурания апа Кузнецовага 90 яшь тулды.

33 ел гомерен шушы төбәк халкының сәламәтлеге сагына багышлаган Нурания апа салавычлылар өчен күптән үзләренеке инде. "Ел саен алтмышар бала туа иде ", - ди ул. Никадәр кешенең "кендек әбисе" булуын күзалларга гына кала. Матур бәйрәме белән котларга, Рәсәй Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин, район үзәк хастахәнәсе баш табибы Газинур Дәүлиев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч җирле үзидарә секретаре Һидая Шакирҗановалар да килгән иде.

Соклангыч тормыш юлы үткән Нурания апа турында газетабызда тулырак язарбыз. Хәзергә фотолар белән таныша торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев