Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сания апаны Камил хәзрәт үзе котлады

Балтач бистәсендә яшәүче Сания Шакирҗановага 90 яшь тулды.

Карадуган авылында туып, ул чор авырлыкларын үз җилкәсендә татыгын, күрше Арча районы Мирҗәм авылы егете Газимҗанга тормышка чыгып, соңрак гаиләләре белән Балтачка күченеп кайтып, биредә матур гомер юлы үткән Сания апа Шакирҗанова белән якыннан танышкач, соклануыбызны яшерә алмадык. Күз тимәсен, берүк. Төгәл, гадел, һәрчак дөреслек яклы булып яшәгән Сания апага бүген 90 яшь тулды.

Быелгы юбилее аеруча истә кала торган булды аның. Аны иң беренчеләрдән булып эшлекле сәфәре белән районыбызга килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзәк мәчеттә узган җыелышта күркәм гомер бәйрәме белән тәбрикләп, истәлек бүләге тапшырды. Соңрак исә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов юбилярның өендә булып ихлас котлауларын ирештерде. Әлеге тәбрикләүләргә балалар, оныкларның да җылы сүзләре өстәлде, туган көн мул табыннар артында дәвам итте.

Сания апа турында язма белән Хезмәт газетасының алдагы санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар