Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сания Хәйруллина: "Тамак туярлык ипи күрмәдек"

Бөрбаш авылында яшәүче Сания Хәйруллинага 90 яшь тулды.

Килен-кайнана темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Килен-кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбия кылып яшәгән, килен хезмәте күрсәтеп хәер-догасын алган гаиләләр бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итәләр. Шундый гаиләләрнең берсендә кунакта булып, 90 яшен тутырып кадер-хөрмәттә яшәүче Сания апа Хәйруллина белән аралашу бәхетенә ирештем. Кайчандыр үзе килен хезмәте күрсәтеп, игелекле гамәлләре белән рәхмәткә төренеп яшәгән юбилярыбыз, бүген улы Фәнис һәм килене Әнисә янәшәсендә җылы мөнәсәбәт, якты йөз һәм һәрчак кайгырту тоеп яши.
Сугыш чоры балалары нинди генә авырлык күрмәгән дә, нинди генә сынаулар аша узмаган. Ләкин бүгенге имин тормышларының һәрбер көненә сөенеп, ә үткәннәрне күз яше аша күрәчәк булгандыр инде дип кенә искә ала алар. Яңгул авылында туып үскән Сания апа белемне дә туган мәктәбендә ала. Тик Бөек Ватан сугышы башланган вакытта алар нибары 6нчы сыйныфта булып, инде шул вакыттан кул арасына кереп, эшкә җигеләләр.
Ашлык арасыннан чүп утау, печән җыю, урак өлгергәч ашлык уру, көлтә бәйләү һәм башка күп кенә хезмәтләр аша алар сабый чакларыннан эш рәтенә өйрәнеп, чыныгып үскәннәр. 1941 елның көзендә әтиләрен сугышка алалар, шул көннән алып эшнең авырлары да балалар җилкәсенә төшә. Ягарга утын кирәк булу сәбәпле, авылдан 8-10 чакрым ераклыкта урнашкан урманга барып, зәмһәрир суыкларда да чанага утын төяп кайта алар. Әлеге суыкларда җылы учактан тыш, әтиләреннән сагындырып килгән хатлар ныграк җылыта аларны.
Черек бәрәңге, кычыткан, яфрак җыеп аш пешерү... Хәзерге буын балалары әлеге ризыклардан борын гына чөерсә, Сания апалар өчен иң тәмле ашау булган ул. Нинди генә авырлыкларны күреп яшәсәләр дә, әти кайтыр дигән өмет киләчәккә маяк булып торган, тик 1944 елның җәендә батырларча һәлак булган әтиләренең үлемен алар нибары 1945 елда гына ишетә... һәм гомерлеккә ятим калганнарын аңлап, мәңге төзәлмәс яралары барлыкка килә. Сания апа өчен генә түгел, сеңлесе Бәрия өчен дә, әтиләре сугышка киткәч кенә туган энеләре өчен дә әйтеп бетергесез зур хәсрәт була ул. Гомеренә бер мәртәбә дә әти диеп эндәшә алмаган энеләре инде бакыйлыкка күчкән, ә менә Бәрия апа әле дә әтисен төшендә күреп, аның белән сөйләшеп, уянганда үксеп беткән булам ди. Сугыш бетеп 45 ел үткәннән соң тапшырылган «Батырлык өчен» медален дә Бәрия апа бик кадерләп саклый.
10нчы сыйныфны тәмамлагач Сания апаны РОНОга чакыртып, бер айлык курсларда укыталар һәм Бөрбаш мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.
- Әлеге авылга эшкә баргач, урнашып квартирда тордым, анда алып барырга я он, я ипи юк. Шуңа бәрәңге казып алып мендем. Гомумән, тамак туярлык ипи күргән заманнар түгел иде ул. Ә хәзер бик рәхәт. Әниләр бу тормышны күрсә ышанмаслар да иде.
Эшләгән елларында педучилище тәмамлап, белемен тагын да күтәрә һәм башлангыч сыйныф балаларына белем бирү вазифасында 33 ел эшләп лаеклы ялга чыга.
Бөрбашка белем бирергә дип кенә килгән кыз шушында мәңгелеккә төпләнеп тә кала, авылның бер дигән егете Нурулла белән гаилә корып, ил-көнгә үрнәк булырлык биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә инде Сания апа 10 онык һәм 12 оныкчыгының шат авазларына сөенеп, Аллаһы Тәгаләгә һәрбер көн өчен шөкерана кыла.
Хәйруллиннар йортында өйнең күрке булып гөлләр тора. Алар биредәге мохит, бер-береңә булган хөрмәтне күрсәткәндәй шаулап чәчәк атып, елмаеп утыргандай тоелды миңа. Ә шулар арасында гомер кичерүче Сания апа шушы яшенә җитеп тормыш рәхәтлекләрен күрә алганы өчен ихластан сөенеп, әлеге күркәм юбилеена килгән һәрбер җитәкче һәм вәкилләргә рәхмәтен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250