Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сания Нигъмәтҗанова: “Шатлыгым да, иң зур байлыгым да балаларым” (+фото)

Нөнәгәр авылында яшәүче Сания Нигъмәтҗановага 90 яшь тулды.

Бәхетле картлыкта гомер кичерүче юбилярны район җитәкчелеге, җирле җитәкчеләр ихластан котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сания апа җор телле, оптимист булуы белән юбилее белән котларга килүчеләрне сокландырды да, гаҗәпләндерде дә.

Тормыш иптәше Сәгыйтҗан белән 4 бала тәрбияләп үстергән Сания апа: “Шатлыгым да, иң зур байлыгым да балаларым”, ди. Горурланырлыгы бар шул. Ике кызы, ике улы да югары белем алып, эшләрендә зур дәрәҗәләргә ирешеп яшәгән. Бүген инде барысы да үзләре әби-бабай.

Сания апаның гыйбрәтле язмышы, бәхетле картлыгы хакында “Хезмәт” газетасының алдагы санында язма дөнья күрәчәк. Бездән аерылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар