Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сапожникова Анастасия Прокопьевнага - 90 яшь (фото)

Чепья авылында гомер кичерүче Сапожникова Анастасия Прокопьевна үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Сапожникова Анастасия Прокопьевна Чепья авылыннан Сырья авылына көн саен йөреп 40 елга якын башлангыч мәктәптә белем биргән, укучылар тәрбияләгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Бүгенге көндә олы кызы гаиләсе белән Казанда тора, икенче кызы Чепьяда төпләнгән, ветеран үзе төпчек улы белән матур итеп яши. Анастасия Прокопьевнаның эшен килене дәвам итә, ул Чепья урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбият укытучысы, директор урынбасары. Ветеранны котлап бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев