Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Балтач районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясе булып үтте

Бу көннәрдә әти-әниләргә тагын бер мәшәкать артты: балаларын мәктәпкә әзерлиләр. Мәшәкатенә генә түзәр идең, моңа шактый гына акча да кирәк әле. Ә әз тәэмин ителүче гаиләләр бюджеты моны бик авырдан күтәрә. Районның «Наз» үзәге әнә шундыйларның хәленә кереп, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән республика акциясенә кушылып, урыннарга чыгып зур пропаганда эшләре...

Бу көннәрдә әти-әниләргә тагын бер мәшәкать артты: балаларын мәктәпкә әзерлиләр. Мәшәкатенә генә түзәр идең, моңа шактый гына акча да кирәк әле. Ә әз тәэмин ителүче гаиләләр бюджеты моны бик авырдан күтәрә. Районның «Наз» үзәге әнә шундыйларның хәленә кереп, «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән республика акциясенә кушылып, урыннарга чыгып зур пропаганда эшләре алып барды. Һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Беренче сыйныфка баручы балалар өчен барлык уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар өләшенде. «Өмет» кибетеннән Әхмәт Шәрипов, «Ива мебель» җәмгыятеннән Рәшид Хәсәнов, «Шәмсиев» предприятиесеннән Марат Шәмсиев, «Татфондбанк», «Ак барс» банк, «Сбербанк» җитәкчеләре Айдар Гыйльмуллин, Альверт Михайлов, Әлфия Сабирҗанова, «Форсат», «Строймастер», «Алсу» җәмгыятьләреннән Рәшит Сәмигуллин, Рифат Зарипов, Гүзәл Хөсәенова, «Оазис», «Ренат» кибетләреннән Булат Хисанов, Гүзәл Хөсәенова «Наз»лылар сүзен ишетеп бик күп балаларны сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250