Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Серафима Колистратовага 90 яшь тулды (фото, видео)

Чепья авылында яшәүче Серафима Григорьевна Колистратова бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп узды.

Серафима  Григорьевна Иске Чепья авылында дөньяга килә, гомер буе шунда яшәгән. Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килә, әнисе бик яшьли гүр иясе булган. Әтиләре урман каравылчысы булып эшләгән. Өч абыйсы була, бүгенге көндә алар инде мәрхүм.

Серафима  Григорьевна гомер буе фермада эшләгән. Иң элек тавык фермасында хезмәт куйган. Аннан соң сарыклар караган. Һәрвакытта да тырыш хезмәте белән макталган. Авылдашлары аны киң күңелле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итә. 

Бүгенге көндә дүрт баласының  өчесе исән, 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Серафима  Григорьевна бик күп газаплар күреп яшәсә дә, шөкер, картлыгы кадер-хөрмәттә уза. Бүген ул кызы Галина гаиләсендә яши. "Балалар, онык-оныкчыклар бик хөрмәтли үземне", дип куана юбиляр.

Якын кешеләренең бәйрәм көнендә барысы да бердәм булып Серафима Григорьевнаны туган көне белән котлап, изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилярны котларга район җитәкчелегедә килгән иде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь