Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Серафима Михеева: «Җылы теләкләрегез, игътибарыгыз, хөрмәтегез өчен рәхмәт!» (фото, видео)

Юбилее белән котларга килүчеләрне ветеран укытучы шигырьләр сөйләп гаҗәпләндерде.

Чепья авылында яшәүче ветеран укытучы Серафима Михайловна Михеевага 100 яшь тулды.

Балалары, оныклары, оныкчыкларының котлавына мөхтәрәм кунаклар котлавы да кушылды. Олуг юбилее уңаеннан, Серафима Михайловна Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм районыбыз хакимиятеннән, мәгариф идарәсеннән ихлас котлаулар кабул итте.

 — Мине туган көнем белән котлаган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Җылы теләкләрегез, игътибарыгыз, хөрмәтегез өчен рәхмәт! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, гаиләдә үзара аңлашу һәм тыныч күк йөзе телим, — диде Серафима  Михеева үзен гомер бәйрәме белән котларга килүчеләргә.

Серафима Михайловнаның күзләре бөтенләй күрми, ләкин бөтен кешене хәтерли. Юбилее белән котларга килүчеләрне ветеран укытучы шигырьләр сөйләп гаҗәпләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 яшь Серафима Михеева