Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

“Шөкер итмәгән көнем юк”,– ди Яңгул авылында яшәүче хөрмәтле ак әбиләребезнең берсе Маһикамал апа Сафиуллина (+фото)

Әнидән биш бала калдык, мин ун яшьтә идем. Бәби тапты да, өч көннән соң үлде. Бер айдан ул бала да үлде. Әниебезнең вафатына кырык көн узгач, әти кабат өйләнде.

Кайсы гына яктан карасаң да, "Сөбханаллаһ!" дип әйтерлек аңа. Сокланырлык тормыш юлы, сабырлыгы, һәр нәрсәгә шөкер итә белүе... Бик сирәкләргә генә насыйп булган 95 яшьлек юбилеенда да әле сәламәт акылы, матур сөйләме, хәтере... Балалары, кияү- киленнәре, онык- оныкчыкларыннан кадер- хөрмәт күреп яшәве... Үткәнендә бик күп авырлыклар, югалтулар кичерсә дә, күңел көрлеген саклавы... – юбилее белән котларга килгән һәркемне кат- кат сокланырга мәҗбүр итте.

– Менә тагын сезне котларга килдем әле, – дип залга үткән район Советы рәисе урынбасары Наил Сабирҗановны ул, “Хәтерлим, хәтерлим, 90 яшьлегем белән дә котлап килгән идең. Йөз яшьлегемә дә килерсең, яме, – дип шау-гөр килеп каршы алды. Дөрес, үткәне турында сөйли башлагач, әле генә елмаеп-балкып торган йөзен моңсулык та биләп алды, күзләре дә яшькә мөлдерәде...

– Авырлыгын да, югалтуларын да күп күрдек, шөкер, – дип башлады ул үзенең гыйбрәт тулы истәлекләрен. – Тумышым белән Иске Салавычтан мин. Әнидән биш бала калдык, мин ун яшьтә идем. Бәби тапты да, өч көннән соң үлде. Бер айдан ул бала да үлде. Әниебезнең вафатына кырык көн узгач, әти кабат өйләнде. “Нәнә” дип үстек без аны. Начар булды дип әйтә алмыйм, әмма әнине сагыну хисе гомер буе йөрәктән китмәде... Сугыш башлангач, барыбыз да иртә олыгайдык, торфына да, окоп казырга да, уман кисәргә дә йөрттеләр... Ачлыкка, сагынуга түзә алмый торфтан качып кайткан өчен дүрт ай кулда да булдым, аннан Горький өлкәсенә ФЗӨгә җибәрделәр... Анда тимер юлда эшләдек. Сугыш беткәч, Яңа Салавыч егете Габдуллага кияүгә чыктым. Өч айлык бала белән калдым, ул авырып үлеп китте. 8 айдан балам да үлде. 1948 елда Яңгулдан Габделхакка тормышка чыктым. Бик эшчән, тормыш көтәр өчен бик җайлы кеше булды ул. Икебез дә колхозда эшләдек, мал-туар асрап, тырышып, үз көчебез белән көн күрдек, өйләр салдык... Аның белән 53 ел бик матур яшәдек. Берсеннән-берсе акыллы, эшчән биш бала үстердек.  Габделхагымның вафатына 18 ел булды инде, олы кызыбыз Санияне югалтканга да биш ел булды. Әнә, аның ире – киявем Нәкыйп Чаллыдан кадәр мине хөрмәтләп, котларга дип кайткан. Бик кадерле, бик хөрмәтле кеше мин. Төп йортта яшәүче Габделфәртем белән киленем Әминәгә аерым рәхмәт. 37 ел бергә яшибез Әминә белән. Яраткан киленем дип кенә йөртәм мин аны. Мең рәхмәт, гомер буе әниле-кызлы кебек яшәдек. Миннән соң да рәхәттә яшәсеннәр. Башка балаларым, кияү-киленнәрем, онык-оныкчыкларым да бик кадерли. 12 оныгым, 16 оныкчыгым бар. Һәркайсы “әби” дип өзелеп тора. Шөкер, әле бер туганым – Казанда яшәүче Бибигайшә сеңлем исән-сау. 85ен тутырды, телефоннан сөйләшеп торабыз, бәйрәмем белән дә котлады инде. Сәламәтлегемә бик шөкер, инде төпчек балама 58 яшь бит... Кызым Нуриянең сәламәтлеге иртә бетте, коляскага калды дип бик борчылам. Әмма аның да килененнән бик бәхете булды дип тагын шөкер итәм. Улы Рәнис гаиләсе белән бергә яшиләр. Альбинабыз бик миһерле, шәфкатьле булып чыкты. Нуриямне бик карыйлар, тәрбиялиләр – Аллаһының рәхмәте булсын үзләренә. Бүген тормышлар бик рәхәт бит, менә шуңа күрә килгән берсен: “Йөз яшьлегемә дә килерсез”, – дип чакырып утырам...

Ә 95е белән котлап килүчеләр бихисап иде. Наил Сабирҗанов ил башлыгының Рәхмәт хатын, район башлыгының бүләген тапшырса, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиева, Яңгул җирле үзидарә рәисе урынбасары Гөлназ Әшрәфҗанова, "Яңа тормыш" җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдиновлар да котлап, изге теләкләрен җиткерде.

Бу кунакчыл йорттан без тагын биш елдан очрашырга дип хушлаштык...

Фото: автор
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар