Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Шодада лаеклы ялга китүчеләрне зур бәйрәм оештырып озаттылар.

Шодада лаеклы ялга китүчеләр өчен мәдәният йортында зур бәйрәм оештырдылар. Гөлфирә һәм Гадил Сәмигуллиннар, Нургаян Йосыпов, Һидият Хәбибуллин, Габделәхәт Шакирҗанов, Рәйханә Галимуллина хөрмәтенә

бу көнне иң изге теләкләр, моңлы җырлар яңгырады, алар хөрмәтенә иң дәртле биюләр сәхнәгә куелды.
Юбилярларны тәбрикләргә балалары, оныклары, туганнары кайткан иде. Хуҗалык рәисе Раиф Хәкимов, авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхадуллин да һәрберсенә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, истәлек бүләкләре тапшырды.
Шулай ук бу көнне әфганчы-интернационалист Фәрит Закировка Әфган сугышы тәмамлануга 25 ел уңаеннан, юбилей медале дә тапшырылды. Бу минутларда Фәритне авылдашлары аягурә басып алкышлады. Бик матур, мәгънәле кичә булды ул, хезмәт кешесе өчен авылдашлары хөрмәте бүләкнең иң зуры, дип шалтыраттылар Шода авылыннан.
Фото: http://100idey.com/stsenarii/stsenarij-i-idei-provoda-na-pensiyu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250