Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Син тормыштан һәрвакыт канәгать булып, аның авырлыклары алдында сынмыйча- сыгылмыйча яши белдең

Син табигатьнең иң бай, җиләк-җимешләр пешкән, яшелчәләр өлгергән, авыл халкының уракка төшкән чорларында бәхетле бала булып дөньяга аваз салгансың.

Бисмилләәһир-рахмәәниир-рахиим!

Хөрмәтле Гөлфия апа Гайфетдин кызы!

Сезне гомер бәйрәмегез, 80 яшьлек күркәм юбилеегыз белән ихлас котлыйбыз, һәркем өчен иң кадерле булган җан тынычлыгы, тән саулыгы, Мансур абый белән тигезлектә хәерле, бәрәкәтле гомерләр телибез!

Син табигатьнең иң бай, җиләк-җимешләр пешкән, яшелчәләр өлгергән, авыл халкының уракка төшкән чорларында бәхетле бала булып дөньяга аваз салгансың. Күпме генә тормышның авыр сынауларын узарга туры килмәсен, узган тормыш юлыңа, башкарган игелекле эшләреңә, бүгенге хәлеңә карап, сине чын мәгънәсендә бәхетле дип әйтеп була. Син, нәкъ 80 ел элек авылның иң хөрмәтле кешеләре булган Гайфетдин абыйның, Зәйнәпбану апаның, апаң Зәйтүнәдән соң икенче балалары булып дөньяга килгәнсең. Әле аннан соң көтеп алган малай - Илдус эненегез дөньяга килә. Матур гына яшәгәндә, барлык өметләрне, якты хыялларны челпәрәмә китереп сугыш башлана. Гайфетдин абый сугышка киткәндә сез 5, 3, 1 яшьлек балалар булып каласыз. Әтиегез Гайфетдин абый сугыштан кайтмый, хәбәрсез югала. Сез өч сабый ятим, әниегез бик иртә тол кала. Сез әтиегезнең әнисе Зәкиябану әби белән әниегез канаты астында каласыз. Гайфетдин абыйның кайтуына өмет өзелгәч, 6-7 елдан, авылбызның хөрмәтле егете, сугыштан кайткан Нургали абый белән әниегезнең икенче никахы, сезнең ятимлек авырлыкларын киметә. Нургали абый сезне үз балалары кебек якын итеп, кадерләп үстерә. Сезнең икенче әтидән Нуриян, Раян (Рифат) энеләрегез дөньяга киләләр. Шулай итеп, сугыш арты авыр елларда сез биш балалы гаиләдә үрнәк егетләр, кызлар булып, тормышның зур чыныгуларын алып үсәсез. Бу гаилә сезнең һәрберегезгә очар канатлар бирә. Моның өчен әниегез Зәйнәпбану апага, Нургали абыйга, Зәкиябану әбигә Аллаһының рәхмәтләре булсын! Ни кызганыч, инде апагыз Зәйтүнә, энекәшләрегез Илдус, Нуриян, Раян(Рифат) бакыйлыкка күчтеләр, авыр туфраклары җиңел, урыннары Аллаһының җәннәтләрендә булсын! Сезнең чор балалары, иң зур михнәтләр күргән, хәзер инде җырларга гына кереп калган, “Ухалла арбасын” тартып, көн күреп үскән буын. Сез илебез тарихына “Сугыш чоры балалары” булып кереп калдыгыз. Шундый зур тормыш чыныгулары алгангадыр, син тормыштан һәрвакыт канәгать булып, аның авырлыклары алдында сынмыйча- сыгылмыйча яши белдең. Сиңа бик яхшы укысаң да, җидене бетергәч үк, үзеңнең яшьтәшләрең кебек, бик иртә колхоз эшендә эшли башларга туры килә. Сиңа колхоз сарыкларын карау да, тавык фермасында эшләргә дә насыйп була. Синең кебек булдыклы кызны Смәелнең асыл егете

Мансур абый үзенеке итә. Авылда эшчән, булдыклы, тәрбияле гаилә булып зур хөрмәт казанган Газимнекеләр токымы белән син язмышыңны бәйлисең. Тыкрыкта “прсидәтель” кушаматы тагылган, Гатифәбану әбинең килене булып яши башлау – синең тормышыңда иң истәлекле һәм кадерле чорлардыр. Төп йорт килене булып, Гатифә әби белән дә сез 1973 елга кадәр, 24 ел яшисез. Зур тормыш тәҗрибәсе булган, көчле рухлы әбинең “мәктәбен” узу да сиңа зур тормыш тәҗрибәсе бирә. Сез Мансур абый белән авылда үрнәк гаилә булып яшәдегез. Быел, 5 августа сезнең бергә яши башлавыгызга да 59 ел булды. Бу үзе бер кеше гомере! Узган гомерегезнең иң кадерле нәтиҗәсе, мөгаен, сезнең тормышта үзләренең лаеклы урыннарын тапкан, гаиләләрен корган, иманлы балалар үстерүегез. Олы улыгыз Зиннур, хезмәт юлын авылда, колхозда шофер булып башлап, авылыбыз кызы Суфия Миннерәфыйк кызы белән Чаллы шәһәрендә матур тормыш кордылар. Аның иртә бакыйлыкка күчүе генә, 55 яшьтә, барыбыз өчен дә зур югалту булды. Аның дәвамчылары булып кызы Лилия, улы Алмаз калдылар. Лилия хәзерге авылыбыз егете Раил белән гаилә корып, өч егет үстерәләр. Әнисәнең дә Балтачта гына яшәве, сезнең, безнең бәхеттән.Ул сезнең “Алтын баганагыз”. Кызлары Гөлназның, Гөлүсәнең яраткан әниләре, оныгы Әмирнең яраткан дәү әнисе-әбисе. Кызы Гөлназның махсус дини уку йорты бетереп, дин юлында булуы зур куаныч. Әнисә үзе дә дин юлында булуы белән бергә, мәчетебез уздыра торган чараларны уздыруга зур ярдәм итә. Улыгыз Рашитнең Смәелдә нигез корып яшәве дә зур куаныч. Ул авылыбыз кызы, мәктәбебезнең алдынгы укытучысы Люция Гаяз кызы белән гаилә корып, өч егет үстерәләр. Олы уллары Илшат хәрби кеше, танкист булып Мәскәүдә хезмәт итә, гаилә корып кыз үстерәләр. Без аны Кызыл мәйданда уза торган Җиңү парадларында күреп горурланып утырабыз. Илназ белән Инсаф махсус югары белем алган спорт осталары. Аларның һәрберсе болай да бай тарихлы Смәел авылы тарихына яңа штрихлар, төсмерләр өстиләр. Синең хезмәт юлыңның 17 елы Смәел мәктәбе белән бәйле. Сез мәктәптә балаларның иң күп булган чорларында, техник эшчеләр буларак, гаять зур тырышлык куеп эшләдегез. Сиңа директорлар булып Тихон Михайлович, Фаил Зәкиевич чорларында эшләргә туры килде. Мәктәпне мичләргә утын ягып җылыту, җәй буе утын хәзерләү- болар барысысы да сезнең баштан уздылар. Смәел мәктәбенең ул чорларда да бик уңышлы эшләвендә сезнең дә өлешегез зур. Моның өстенә Мансур абый авылда, колхозда күп төрле һөнәрләр остасы буларак алыштыргысыз булды. Ул колхоздагы тимерчелектә булмасын, фермалардагы механизмнарны ремонтлау булмасын- барысына да өлгерде. Ул казыган коеларның, бураган бураларның саны да бихисап. Ул авылда 45 кешегә өй салуда гына катнаша. Сез уртак тырышлык белән үзегез дә дүрт йорт җиткерәсез. Мансур абый әле, сиксән яшен тутырып, динебезнең бишенче фарызы булган Хаҗ сәфәрен кылып та бик күпләрне сокландырды. Аның мәчетебез төзелешендә дә хезмәте гаять зур булды. Әле дә ул мәчетебез эшчәнлегендә иң актив катнашучыларның берсе. Бу сезнең гаиләнең уртак уңышлары, сезнең чын мәгънәсендә Аллаһы кушканча яшәргә тырышуыгыз, бер – берегезгә ныклы терәк булып, пар канатлар булып яшәү нәтиҗәсендә яуланган җиңүләрегез. Сезгә болар өчен Аллаһының Рәхмәтләре булсын! Кеше тормышта, хезмәт юлында зур бүләкләр, исемнәр алырга мөмкин. Ләкин иң зур бүләк, безнеңчә гаиләңнең, туганнарыңның, күрше-күләннең, авылдашларның хөрмәте һәм ихтирамыдыр. Болар барысы да сезнең гаиләгә хас, алар синең шәхесеңә нур өтенә нур өсти. Без сиңа алга таба да кылган игелекләрең, изгелекләреңнең әҗерен күреп, Аллаһы Тәгалә биргән гомереңнең бәрәкатле , Мансур абый белән тигезлектә узуын телибез! Укыган намазларыгызның, догаларыгызның, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телибез. Сезгә булган рәхмәт сүзләре, теләкләр инде бакыйлыкка күчкәннәр рухына да дога булып барып ирешсен!

Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән, 1982-1997 елларда колхоз рәисе булып эшләгән Солтан Фатыйхов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар