Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сәлимова Әминә Хәбибулла кызына 11 май көнне 90 яшь тулды

Әминә апа Сәлимова сугыш чорларын үз күзләре белән күреп кайгы-борчуларны, ул елларның бар авырлыгын йөрәге аша уздырган. Сугыш чорында шәфкать туташы булып эшләргә туры килә аңа.

Балтач бистәсендә яшәүче Сәлимова Әминә Хәбибулла кызына 11 май көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Әминә апа гаиләсе белән 2000нче елда Балтач якларына Кыргызстан якларыннан күчеп кайтканнар. Ул үзе тумышы белән Оренбург каласыннан. Яшүсмер чакта гаиләләре бәхет эзләп Кыргызстан далаларына чыгып китә. Әминә апаның гомеренең күп өлеше шунда үтә.

Әминә апа Сәлимова сугыш чорларын үз күзләре белән күреп кайгы-борчуларны, ул елларның бар авырлыгын йөрәге аша уздырган. Сугыш чорында шәфкать туташы булып эшләргә туры килә аңа. Көндезләрен халык арасында ярдәм күрсәтеп үтсә, кичләрен фронтка посылкалар әзерләп җибәрү белән шөгыльләнә. Военкомат кушкан бурыч буенча өйдән-өйгә йөреп, солдатлар өчен кием-салым җыялар. "Кем өс киеме, кайсы баш киеме, оекбаш, перчатка бирә иде. Кем ничек булдыра инде, мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итте. Икенче көнне санитарка белән тиешле пунктка алып барып тапшыра торган идек", дип искә ала ветеран.

Әминә апа Бөек Ватан сугышыннан каты имгәнү, яраланулар алып кайткан Сәлимов Камил Шәйхетдинович белән кавышып гаилә коралар. Гомер буе Кыргызстанда яшәсәләр дә, дөньядагы вәзгыять үзгәргәч, тыныч, имин төбәктә яшәргә теләп, 18 ел элек Татарстанга - безнең районга күчеп кайталар.

Башта яңа төбәкне кайтып күрү теләге белән Камил бабай күченеп кайтып китте, берәр елдан соң аның янына әби, әни һәм бертуган сеңлем белән мин дә шушы йортка кайттык. Бабаебызның үлгәненә 4 ел чамасы гына әле", дип таныштырды Әминә апаның оныгы Оля.

Әминә апаның бүгенге көндә 4 кызы, 13 оныгы, 23 оныкчыгы бар. Юбилярыбыз оныгы Фаина гаиләсе тәрбиясендә гомер итә.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар