Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәел авылында яшәүче Әминә апа Габдрахмановага 90 яшь тулды (+фото)

Әминә апаны юбилее белән котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, Смәел хуҗалыгы директоры Илһам Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов килгән иде.

Әминә апа үзенең хезмәт юлын тулысы белән, ул вакытларда ук районда, республикада  алдынгылар сафында булган туган колхозы, элекечә әйтсәк, Шаумян исемендәге колхоз белән бәйле. Унсигезе дә тулмаган кызга, Лаеш урманнарын кисүдә  катнашу да туры килә. Әмма, аның өчен иң үзенчәлеклесе,  ул вакытларда данлыклы һәм бердәнбер булган Үрнәк механизаторлар  хәзерләү  мәктәбенә (СПТУ) укырга  китүедер. Укып кайткач, Чепья МТСында ДТ-54  чылбырлы тракторында  тракторчы булып елдан артык эшләргә туры килә, аннан соң әле бик авыр хезмәт булган, тракторда сукачы-плугарист булып та 3 ел эшли. Алдагы хезмәт юлы тулысы белән, алы да, ялы да булмаган, “өстән таш яуса да”  эшне өзәргә  ярамаган терлекчелек белән бәйле.

Авылдашы Әсрәр абый белән 1960 елда гаилә корып, үрнәк гаилә булып 40 ел яши алар. Әлеге күркәм гаиләдә өч егет, ике кыз үсә.

Әминә апаны юбилее белән котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин, Смәел хуҗалыгы директоры Илһам Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов, Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән Солтан Фатихов килгән иде.

Балалары, онык-оныкчыклары хөрмәтендә яшәүче Әминә апага күркәм картлык, ныклы сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев