Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәел авылында олылар нинди бәйрәм уздырганнар? (+фото)

 Смәел авылыныӊ мәчет картлары һәм анда йөрүче бер төркем әбиләр иртәнге якта үзәк урамда йортлары урнашкан Гарифулла Габдрахмановлар гаиләсенә юл тотты. Кулларында күчтәнәч, йөзләрендә иман балкыган бу абый-апаларныӊ изге эшкә барулары күренеп тора иде.

Дөрестән дә, Смәел авылыныӊ иӊ ихтирамлы, иманлы, авылда күркәм гаилә корып гомер буе хезмәт куйган, ислам динен саклауда һәм таратуда башлап йөргән,  тәртипле балалар үстергән Гарифулла абый һәм аныӊ 65 ел бергә тормыш йөген тарткан хәләле Фәүзия апаны зур бәйрәмнәре белән тәбрикләргә килделәр. Алар гына түгел, бу гаиләне котларга район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм бер төркем җитәкчеләр дә килеп җиттеләр. 90 яшен тутырган Гарифулла Габдрахмановка Русия Президенты, район башлыгы Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылса, аныӊ хәләл җефете Фәүзия апага чәчәкләр бирелде. Аларныӊ тормышлары, авыр кайгы һәм зур шатлыклары, бәйрәмнәре уртак.   Алар бер гаилә булып яши башлаганнарына санаулы көннәрдән 65 ел була. Авыр чакларда бер-берсенә терәк булып кушылып типкән ике йөрәк бүген дә бербөтен. 6 бала үстереп, оныкларны сөеп, үзләренеӊ мәгънәле яшәүләренеӊ бәхетен татып яшиләр. Алар турында тулырак «Хезмәт» газетасы битләрендә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев