Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәелдән Нәбиевлар - Бөек Ватан сугышында танышканнар, аннан соң кавышканнар (+фото)

10 июль көнне Смәел авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма апа Нурмөхәммәт кызы Нәбиевага 95 яшь тулды.

Юбилярны олуг бәйәрме белән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, соңгы эш урынаннан район кулланучылар җәмгыяте рәисе Хәйретдин Шәйхетдинов, Смәел авыл җирлеге башлыгы Рифнур Йосыпов һәм авыл мәчетенең дин әһеле Шамил хәзрәт котлап, рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Район башлыгы ветеранга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

95 яшьлеген шатланып, 3 улы, 3 кызы, 13 оныгы, 23 оныкчыгы янәшәсендә каршы алуы белән бәхетле ул Фатыйма апа. Тумышы белән Башкортстанның Уфа якларыннан булса да, гомеренең күпчелек өлеше Балтач, Смәел белән бәйләнгән.

Урал далалары буенда урнашкан Бүздәк районында 10 сыйныфны тәмамлаган кызны 1942 елда фронтка алалар. Ул елларны искә алып, “Сталин без, хатын-кызларны, ник сугышка җибәрде икән?..” дип, үз-үзенә күп тапкырлар биргән соравына җавап таба алмый ул. Яу кырында Сталинградтан алып, Латвиягә кадәр барып җитә ул. Латвиядә барган бәрелешләрнең берсендә Балтач егете, булачак тормыш иптәше Һади Мөхәммәтнәбиев белән таныша. Алар икесе дә зенитный частьта хезмәт итә торган булалар. Бер үк вазыйфа, җаваплылык тою аларның хисләрен берләштерә. Алар 1945 елда сугыш тәмамлангач, Латвиядә язылышалар. Озак та үтми, хатын-кызларны фронттан чыгарырга, кайтарырга дигән карар игълан итәләр. Фатыйма апа туган ягына Башкортстанга кайтып китә. Ә тормыш иптәше Һади абый калып, әле тагын 1947 елга кадәр армия хезмәтен дәвам итәргә тиеш була. Алар арасында шушы еллар эчендә бертуктаусыз хатлар йөри. Һади абый туган авылы – Смәелгә кайтып төпләнгәч, Казанга килә торган танышлары аша Фатыйма да Татарстанга, бер күрмәгән якларга юл тота. Шулай итеп аның тормышы Смәел авылы белән бәйләнә. Хезмәт юлында берничә төрле һөнәр алмаштырыга туры килә аңа. Башта Чепья районы МТСында җир эшләре буенча белгеч, Смәел балалар йортында баш бухгалтер, Смәел мәктәбендә лаборант, Смәел авылында почта начальнигы һәм озак еллар, лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Смәелнең райпо кибетендә кибетче булып эшли. Нинди генә һөнәр башкарса да, халык белән килешеп, уртак фикергә килеп хезмәт куя. Әлеге сыйфатлар өстенә аның Шаумян колхозы председателе хатыны булуын да истән чыгарырга ярамый... 1950 елдан алып 32 ел дәвамында Һади Мөхәммәтнәбиев рәислек иткән еллар булып тарихка кереп калган.

Хатын-кызның төп бурычы әни булу бит! Фатыйма апа 6 балага гомер бүләк иткән изге зат та. Аның бүгенге көндә 3 кызы, 3 улы да исән-сау. Олы улы Раян төп йортта әнисе белән гомер итә, Суфия – Малмыжда, Флюра – Нижневартовск шәһәрендә, Ринат – Уфада, Рифат – Калугада, төпчек кызлары шулай ук Малмыжда яши. Һәркайсының үз тормышы, үз урыны булу әниләре – Фатыйма апа өчен олы шатлык.

Фатыйма апа белән туган нигезне саклап, бергә яшәүче олы улы Раян абый: “Әниебез белән әтиебезнең бергә узган тормыш юлы безгә чын үрнәк булды. Без аларга бик рәхмәтлебез. Әниебезнең шушы яшькә җитүе безнең өчен зур шатлык һәм икенче яктан зур җаваплылык та өсти. Чөнки без төп нигездә торучылар. Барлык туганнарны, балалар һәм оныкларны җыеп, берләштереп торучылар. Моның өчен мин хәләл җефетем Даниягә бик рәхмәтлемен. Ул Яңгул авылы кызы. Смәел мәктәбендә гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Безнең бергә гомер итә башлауга 42 ел булды. Ул әти белән әнигә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәде. Инде хәзер әниебезне сабый бала караган кебек тәрбияли. Барлык туганнарны якын итеп каршы алып, кунак итеп озатып кала. Үзебезнең 3 кызыбыз үсеп җитеп, тормышларын кордылар, инде хәзер 9 оныгыбыз үсеп килә. Аларны тәрбияләшүдә дә Даниянең өлеше зур”, дип йортның җылысын һәм ныклыгын саклаучы сабыр холыклы, олы йөрәкле тормыш иптәше Дания апа турында җылы фикерләрен белдерде.

Әйе, төп нигез әнә шундый акъәбиләр һәм уңган киленнәр белән ямьле шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар