Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Смәелнең Ак әбисе - Бикә апага 90 яшь (+фоторепортаж)

Аны тормышта зур сынаулар көтә. Илгә зур корбаннар китергән рәхимсез сугыш башланганда әле аңа ун гына яшь була.

Бикә апа 1931 елның 22 августында, уттай урак өстендә авылыбызның хөрмәтле кешеләре Шакир абый белән Зәйнәпбикә апа гаиләсендә көтеп алынган беренче бала булып дөньяга килә. Аны тормышта зур сынаулар көтә. Илгә зур корбаннар китергән рәхимсез сугыш башланганда әле аңа ун гына яшь була.

Бу буын кешеләренә тормышның иң хәсрәтле еллары туры килде. Әниләре Зәйнәпбикә әби (авылыбызда озак еллар имам булып торган Нурмөхәммәт хәзрәтнең сеңлесе) вафат булганда энесе Мансур абыйга җиде ай, Бикә апага өч кенә яшь була. Тормышның иң зур сынауларын, авырлыкларын кичергән буын буларак, 1928 ел, 22 июнь -1945 ел, 3 сентябрь дә туганнар, илебез тарихына “Сугыш чоры балалары” булып кереп калдылар. Әниләре Зәйнәпбикә апаның вафатыннан соң, әтиләре Шакир абый Мәчтүрә апа белән никахлаша.

Яңа әнидән энеләре Илсур, сеңелләре Хөршидәбану, Минзилә, Рафилә дөньяга киләләр. Мәчтүрә апа, Бикә апаның үзенең әйтүенә краганда, аларны үги итми, үз балалары кебек итеп тәрбияләп үстерә. Әтиләре Шакир абый сугышка киткәч, бөтен авырлыкларны алар бер булып күтәрәләр.

Авыр сугыш еллары булса да, Бикә апа Смәел мәктәбендә җиде класс белем ала. Ул вакытлардагы тәртип буенча, җиде сыйныфтан соң, әле балалыклары да чыкмаган яшьләр җигелеп колхозда эшли башлыйлар. Ул да колхоз фермасына сарык карарга төшә. Бикә апаның 1959 елдан гаилә тормышың башлана. Алар күрше Ор авылы егете Габделәхәт абый белән гаилә коралар. Ләкин, авылда тормышлар бик авыр булганлыктан, Габделәхәт абый гаиләсе белән Киров өлкәсе Малмыж районының (Заболотский Пүчинкәсе янындагы) Әрмән пристанына барып урнаша. Монда “Саратов" леспромхозы була. Ул вакытларда Киров өлкәсе урманнарында леспромхозлар күп була. Алар урман кисү, сал агызу эшләре белән шөгельләнәләр. Әлбәттә урман эшләре иң авыр эшләрдән санала.

Бикә апа монда ниһаять, әни булу бәхетенә ирешә. Шагыйрь әйтмешли, “Хатын кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда”. Аларның 1960 елда көтеп алган беренче уллары Заһир дөньяга килә. Аннан соң 1962 елда кызлары Зөһрә, 1964 елда уллары Габделхәмит туалар. Кызганычка каршы, аларны гаилә тормышында да яңа зур авырлыклар, сынаулар көтә.

Гаиләдәге сәбәбләр белән, Габделәхәт абыйдан аерылып, 1966 елда кабат Смәелгә кайтып яши башлыйлар. Габделәхәт абый белән 8 ел гына яшәп калалар, гаилә таркала. Аларга өч ай Шакир абыйның төп йортында яшәргә туры килә. Аннан соң авылда иске йорт алып, аны төзәтеп яши башлыйлар. Монда туганнарының, әнисенең абыйсы Нурмөхәммәт хәзрәтнең дә тырышлыгы зур була. Авылга кайтуга, Бикә апа сөйләвенчә, колхоз рәисе Һади абыйга эш сорап бара. Ул аңа дуңгыз фермасына төшәргә куша, өч ел дуңгызларны симертү группасында эшли. Аннан соң колхоздагы төрле эшләрнең берсен дә калдырмый.

Авылдашлар Бикә апаның бик тырыш, бик чисталыкны, тәртипне яратуын сокланып сөйлиләр. Бераздан Габделәхәт абый да авылга кайта. Аны авылдашлар бик оста төзүче иде дип, искә алалар. Авылыбызда 1967 елда ачылган мәхәббәт Мәдәният йортын төзүдә дә аның өлеше бар. Мәдәният йортының иң катлаулы өлеше булган, керү өлешендәге колонналарның да берсен ул өя.

Кызганычка каршы, аның сәламәтлеге белән проблемалар чыга. Аны Казанга психик авырулар хастаханәсенә салалар һәм инде бүтән гаиләгә кайтмый. Бикә апа балаларга әти дә әни дә булып кала. Алар сау-сәламәт булып үсәләр, мәктәптә әйбәт укыйлар. Заһир армия хезмәтен Астрахань өлкәсендә ракета гаскәрләрендә, Габделхәмит Кытай чигендәге чик буе гаскәрләрендә уза. Габделелхәмитнең класс җитәкчеләре Зәкиева Әлфинур апага: “Әлфинур апа, тыныч йоклагыз, СССР чикләре ышанычлы кулларда”, - дип язган хатын смәелләр кулдан-кулга йөртеп укыйлар.

Улы Заһир урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Нолинскийдагы механиклар техникумын тәмамлый. 17 ел Малмыжда юл бүлегендә җитәкче урыннарда эшли, Мәскәүдә читтән торып укып, мелиораторлар техникумын тәмамлый. 10 ел Малмыжның мелиораторлар ПМК-2 дә инженер вазыйфасын башкара. Бу сугару эшләре буенча Малмыж районының иң нәтиҗәле эшләгән еллары булды. Хәзер ул елларның хатирәләрен, алар ясаган плотиналар-күлләр генә хәтерләтәләр.

Илдә үзгәрешләр, таралу башлангач, Заһирга әле яңа оешкан Кәлнә агрофирмасында да 5 ел эшләргә туры килә. Заһир кайда гына эшләсә дә, мин аны үзем күреп беләм, бик дәрәҗәле, хезмәттәшләре хөрмәт итә торган абруйлы җитәкче булды. Алар Бөрбаш кызы Фирдәүсә белән гаилә корып бер егет, бер кыз үстерделәр.

Заһир-Фирдәүсәнең кызлары Гөлнараның Алмаз кияү белән уллары Ильяс, Дилә исемле кызлары бар. Уллары Рамилнең дә Алия килен белән кызлары Әлмирә үсә. Бикә апа кызы Зөһрә, Смәел урта мәктәбен тәмамлап, беренче хезмәт чыныгуларын терлекчелектә ала. Яшь кыз ике ел Шаумян исемендәге колхозда сыерлар сава. Аннан соң Уржумдагы медицина училищесен тәмамлап, Малмыжның район шифаханәсендә терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

Чибәр, булган кыз Яңа Смәел егете Рәис белән гаилә коралар. Уртак мәхәббәт җимешләре Зөлфия дөньяга килә. Зөһрә Салкын Чишмә авылы янындагы Адай авылында барып медфельдшер булып эшли. Гаилә тормышлары гына озын гомерле булмыйча, Зөлфия әни кызы булып үсә. Гаилә таркалгач, Зөһрә кабат эшен Малмыж хастәханәсендә давам итә. Аның медицина өлкәсендәге эш стажы 22 ел тәшкил итә. Ул әле берара Смәелдә колхоз ашханәсендә пешекче булып та эшләп алды. Инде күп еллар үзе рульдә йөреп, Малмыжда шәхси заправкада эшли. Ышанычлы хезмәткәр санала. Кызы Зөлфия КГФИ (Казан финанас институты)ны тәмамлаган югары белемле белгеч, хәзерге вакытта Казанда эшли.

Төпчек улы Габделхәмит солдат хезмәтеннән соң Смәел дуслары янына, Себергә китә. Ул анда газовиклар, нефтяниклар шәһәре Покачида зур йөк автомашинасы “Уралда”, аннан соң автобуста эшли. Шул якларда аның белән бергә эшләгән Шәмсетдинов Марат, аны яхшы шофер иде дип, мактап искә ала. Габделхәмитнең “себер стажы” 8 ел тәшкил итә, ул вакытта аларга 12 ел булса, пенсия карала иде. Ул 1992 елда төп йортка кайтып яши башлый. Смәел җәмгыятендә хезмәт итә.

Бикә апа күпме генә тормышның зур сынауларын узса да, олуг 90 яшьлек юбилей көннәреңдә, бик бәхетле әни, әби. Аның иң зур байлыгы - картаймыш көннәреңдә токымының лаеклы дәвамчылары булудадыр. Аның өч оныгы, өч оныкчыгы үсеп килә. Балалары аның зур терәкләре. Бүген ул улы Заһирның зур тырышлыгы белән төзелгән, мәчет кебек заманча йортта яши. Әни кешегә, бигрәк тә кызы Зөһрәнең аның белән бергә яшәве, аеруча куанычлы.

Смәелдә Шакир бабай токымы дәрәҗәле токымнардан санала. Энесе Мансурның өч улы да туган авылларында Смәелдә үрнәк гаиләләр булып яшиләр. Кече уллары Илһам Мансур улы инде ике дистә елга якын Смәел хуҗалыгын җитәкли. Ул эшләгән чорларда хуҗалыкта, авылда зур уңай үзгәрешләр булды.

Уртанчы уллары Илнурның хезмәте дә авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ул элекеге Чепья селхозтехникасы базасында зур эшләр алып бара. Аның күрше Марий-Эль республикасының Мари-Турек районында 8 мең га якын сөрүлек җирләре бар. Урман үскән басулар хисабына ул әле аларны гел зурайта!

Олы уллары Илдарның авылда кибете бар. Хәләл җефете Хәдичә белән авыл халкына бик матур сәүдә хезмәте күрсәтәләр. Моның өстенә әле алар 5-6 баш ат та асрыйлар. Илсур абыйның да төп йорты ышанычлы кулларда. Улы Фәнил әнисе Сәвия апаның алтын баганасы.

Башка туганнары да төп нигезгә эзне суытмыйлар. Шакир бабайның да, Зәйнәпбикә әбинең, Мәчтүрә әбинең дә шундый игелекле токым калдырулары өчен рухлары шат булсын.

Солтан Фатихов

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе,

Балтач районының Баш Аксакалы.
Фото: Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар