Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сәмигуллиннар династиясенең гомуми мөгаллимлек стажы – 360 ел

Гомере буе балаларга белем биргән Рәйсә Сәмигулла кызы Гәрәевага 95 яшь тулды. Шушы яшьтә дә яттан шигырьләр укуы, матур сөйләме, акыл камиллеге, зәвыклыгы белән юбиляр кунакка килгән һәркемне таң калдырды.

– Әтием Сәмигулла гомере буе укымышлы кешеләргә гашыйк булган. Шуңа күрә балаларын белемле итү өчен тырыша һәм моңа ирешә дә. Апаларым Хаҗәр, Миһриҗал, Фатыйма, мин, сеңлем Зәйтүнә һәм энем Гали мөгаллимлек юлын сайладык. Гомумән, Сәмигуллиннар Түнтәрнең укытучылар династиясе, күбебезнең тормыш иптәшләре дә укытучылар. Сәмигуллиннарның гомуми мөгаллимлек стажы – 360 ел, – дип зур горурлык хисләре белән сөйләде безгә Рәйсә апа.

Түнтәр авылында туып, хезмәт юлын Субаш мәктәбендә башлаган, соңрак Түнтәрдә белем биргән, аннан соң лаеклы ялга чыкканчы Пыжмара мәктәбендә укыткан Рәйсә апа мөгаллимлек эше белән беррәттән, балалар күңелендә театрга да мәхәббәт тәрбияли алган шәхес. Шуңа күрә аны укытучы-артист дип атый торган булалар.

Казан шәһәрендә узган иҗади конкурсларның берсендә җырлап-биеп жюрины таң калдырган кызга атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи Йосыф:

– Миңа алмаш үсә , – дип югары бәя бирә.

Җиңү яулаган Рәйсәне радиога яздырырга чакыралар. Хәтта артистлыкка укырга тәкъдим ясыйлар.

«Син артист булырга тиеш, театр академиясендә кечкенәрәк рольләрдә уйный башларсың, укытырбыз, стипендия алырсың, тулай торакка урнаштырырбыз», дип кызыксындыралар. Кызганыч, яшь белгечне РОНО җитәкчелеге эштән җибәрми, әти-әнисе дә каршы була. Әмма язмышы андый борылыш алуына бер дә үкенми ул. Авыр еллар булса да, үз эшен яратып, ихластан башкара. Бар сәләтен балаларга багышлый. Ул бик күпләрне сәхнәгә алып чыга, ничәмә-ничә нәфис сүз осталары, җырчы-биючеләр, үзешчән актерлар тәрбияли.

Бүгенге көндә һәр укучысын исемләп белгән, үзе эшләгән мәктәпләрдә нинди вазыйфалар башкарганын, кайсы спектакльнең ничәнче урын яулавын яхшы хәтерләүче ветеран укытучыга, кызганыч, үзенең балаларын сөю насыйп булмый. Әмма ул бар назын, сөюен, мәхәббәтен укучыларына багышлый. Яшьлегендә яшьнәп эшләгән, һәр мизгелдән тәм табып яшәгән Рәйсә апа картаймыш көнендә ялгыз түгел. Бертуган энесе Галинең улы Айдар гаиләсе апаларын кадер-хөрмәттә яшәтә. Бәхетле тыныч картлыгы өчен ул аларга бик рәхмәтле.

– Бик хөрмәтле булып эшләп яшәдем, тормышымнан бик канәгатьмен. Айдар белән Венера, аларның балалары яхшы булганга картлыгымның да тәмен татып яшим. Рәхмәт аларга, – ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев