Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сокландыра бу өлкәннәр...

2012нче елның июль аеннан башлап район Советы һәм җирле хакимият вәкилләре, район социаль яклау бүлеге белгечләре ветераннарның 90, 95, 100, 105 яшьләре тулу уңаеннан, юбилярларның өйләренә барып, Рәсәй Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшыруны матур традициягә керттеләр.

Ил башлыгының Котлау хатына 2012нче елда - 11, 2013тә - 42, 2014тә - 41 һәм агымдагы елның беренче кварталында 11 ветеран ия булган. Бүгенге көндә районыбыз җирлегендә 90 яшьтән өлкән 148 ветеран гомер кичерә. Шуның 130ы - акъәби, 18е - аксакал.
Күптән түгел үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп узган ветераннарыбыз: 4нче февральдә Тагашур авылыннан Мария Ишматовна Тукаевага 90 яшь тулды. 17нче мартта Яңгулдан Маһикамал Зыятдин кызы Сафиуллина белән 20нче мартта Иске Салавычта яшәүче Сәлиха Шәрифулла кызы Хәбриева да шулай ук үзләренең 90 яшьлекләрендә кунаклар кабул иттеләр. Ә 23нче мартта Иске Көшкәт авылыннан Мария Кузьминична Соловьева 95 яшен тутырды.
31нче мартта исә Салавыч Сәрдегәнендә гомер итүче Бибиниса Әшрәфҗан кызы Закирова 90 яшьлегенә котлаулар кабул итәчәк.
Аларның һәркайсына исәнлек-саулык, озын гомер һәм бәрәкәтле гомерләр телибез. Алар бит дәһшәтле, авыр елларны үз җилкәләрендә татыган Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре - һәркайсы олы кадер-хөрмәткә лаек шәхесләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250