Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Соклангыч язмыш яки сугышта танышканнар, кайткачтын кавышканнар (+фото)

Хөрмәтле Фатыйма апа Нурмөхәммәт  кызы!  Сине тормышыңдагы истәлекле вакыйга- 95 яшь тулу белән ихлас котлыйбыз, хәерле,  бәрәкатле гомерләр телибез!

Фатыйма апа, син бүгенге юбилееңа соклангыч озын да,  катлаулы да тормыш юлы узып килдең. Синең бүген ике юбилеең дип әйтеп булыр иде. Аның беренчесе, 95 яшең тулу булса, икенчесе,  синең борыңгы тирә-юньдә   үзенең төзеклеге, яшелчәчеләре, алтын куллы осталары, күп төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан- Смәел авылына килен булып төшүеңә  70 ел булды. Моны, Синең олы улың Раян Һади улына  быел 70 яшь тулу да раслый. Син, 1923 елның 10 июлендә, Урал таулары итәгендәге, тугандаш Башкортстанның Бүздәк  районында, ул якларның күренекле, дәрәҗәле  шәхесләре булган Нурмөхәммәт ага Кашафетдин улы белән Нурия (Нюра) апа гаиләсендә дөньяга аваз салгансың. Сез бу гаиләдә бик  талантлы балалар булып үсәсез. Син үзең ул елларда ук бик яхшы укып,   урта белем аласың. Ә апагыз Клара  Бүздәк районының КПСС райкомы секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әмма, рәхимсез сугыш башлану, сезнең чор балаларының якты хыялларын чәлпәрәмә китерә. Ул вакытта, әле 10 сыйныфны   гына тәмамлаган 18 яшьлек кызлар,  үзегез теләп, сугышта катнашу нияте белән,   медсанитарлар курсына укырга китәсез.  Сугыш кырлары, фронт , язмыш, сине, Урал бөркетләрен күреп үскән кызны, Смәелнең, данлыклы  “күгәрченнәр” токымыннан булган, “күгәрчен булса да” бөркеттәй  егет- үзе дә фронтовик  Һади абый Мөхәммәтнәби улы белән таныштыра. Сез Сугыш кырларыннан исән-сау кайтып, Һади абый белән никахлашып- парлашып, Смәел килене булып, соклангыч матур гаилә булып яшәдегез.  Һади абый белән һәрберсе авылыбызның горурлыгы булырдай  булдыклы, иманлы өч егет, өч кыз тәрбияләп үстердегез.Аларның һәрберсе сезнең зур ябалдашлы шәҗәрә агачыгызның ныклы дәвамчылары булып, токымыгызны уңышлы дәвам итәләр. Иң куанычлысы, алар арасында корыган ботаклар , тармаклар юк. Син бу зур юбилееңны бихисап күп оныклар, оныкчыклар белән каршылыйсың. Бу мөгаен, узган гомерегезнең иң кадерле  нәтиҗәседер. Сезнең балаларның төп нигезегезгә, туган авыллары Смәелгә эзне суытмаулары, туганнарның даими элемтәдә, ярдәмләшеп яшәүләре, ул сезнең токымның  үрнәк алырдай,  гаилә традициясе. Бүген сезнең төп нигезне саклаучы олы улыгыз Раян Һади улы тормыш иптәше, төп  нигез килене   Янгул кызы  Дания Гарифулла кызы белән синең төп таянычың, туганнарын якты йөз белән каршы алучылар , кунак итеп озатучылар да. Раян Һади улы озак еллар бик уңышлы терлекчелектә баш зоотехник, дистә елга якын авыл советы рәисе булып эшләде. Ул  күп еллар инде Аллаһы кушканча яшәргә тырыша. Авылыбызда сирәк булган Хаҗ сәфәре кылучыларның берсе. Казан “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге  мәдрәсәсенең Балтач бүлегендә дини белемнәрен чарлый. Аның бүген авылыбыз имамы булырлыгы бар. Киленең, уң кулың Дания, Смәел мәктәбенең алдыңгы укытучысы, бик күп  яшьләрнең юл күрсәтүчесе, киңәшчесе,  остазы булды Ул үзе һөнәре буенча математика укытучысы булса да, мәктәпнең иң җаваплы баскычында, башлангыч сыйныфларда белем, тәрбия бирде. Сезнең гаилә Смәел тарихында беренче тапкыр министр биргән гаилә дә.  Улыгыз Ринат Һади улы озак еллар юл, төзелеш өлкәсендә Башкортстанда, хаттә берничә ел Россиянең иң алдыңгы төбәкләреннән булган Калуга өлкәсендә дә шушы зур вазыйфаны башкарды. Кайда гына эшләсә дә, ул туган авылы Смәелне беркайчан да онытмады, көченнән килгәнчә ярдәм итте. Соңгы вакытларда Смәел урамнарындагы асфальтны яңарту, күп кенә тыкрыкларга асфальт җәю дә, аның ярдәме белән башкарылды. Аңа бу изге эшләре өчен Аллаһының рәхмәтләре булсын! Хатын- кызның иң мактаулы вазыйфасы, күрке -ана булу белән бергә, сиңа Смәелгә килгәч,  ул вакытлардагы Смәел детдомында да,  китапханәдә дә эшләргә туры килде. Әмма, монда синең иң озак эшләгән елларың сәүдә системасында булды. Син кайда гына эшләсәң дә, эшне төгәл башкаручы, гадел булдың. Моның белән син авылдашлар арасында зур хөрмәт казандың. Әмма, син монда , боларның барысына өстәп,  колхоз председателе хатыны вазыйфаларын  да башкардың. Һади абый, гади комбайнердан, колхоз рәисе итеп сайланып, аның белән 32 ел бик уңышлы идарә итте. Ул вакытларда Шаумян исемендәге колхоз, күп күрсәткечләр буенча, районда гына түгел, Татарстанда да билгеле булып, адыңгылар рәтендә барды. Ул еллар, колхозның гына түгел, авылның да чәчәк аткан еллары булып тарихка кереп калдылар. Ул Смәел осталары көче белән (шабашникларсыз) колхозда да, авыл өчен дә зур төзелешләр алып барды. Әле, буш вакытларда, ул авыл егетләренә “шабашка”чыгып, “баеп”, яшьләргә төзелешкә өйрәнеп кайтырга да мөмкинлек тудырды, рөхсәт бирде. Чөнки шабашта эшләү егетләр өчен зур бер мәктәп, эшкә өйрәнү “университеты” да иде. Смәел егетләре, бу уңайдан, сыйфатлы, булдырып эшләүләре белән, Нөнәгәр осталарыннан да дәрәҗәлерәк  булдылар. Мәдәният йорты, кибет, колхоз идарәсе урнашкан бина, җылы гараж , күп кенә терлек абзарлары һ.б. шул чорларда салынды Аларның  күбесе әле дә уңышлы хезмәт  итәләр. Һади абый яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен күп кенә дәүләт бүләкләренә, орден медальлләргә лаек булды, аның исеме район энциклопедиясендә, районның күренекле шәхесләре арасында урын алган. Әмма, аның өчен иң зур бүләк, аңа карата авылдашларның тирән хөрмәте, аның башкарган игелекле эшләрен рәхмәт хисләре белән искә алудыр. Аның башкарган бу титаник хезмәте, ул сезнең пар канатлар булып, аңлашып, киңәшеп яшәвегез нитиҗәсе. Мондый зур йөкне, хатыны да булышмаса, ир- ат кына тарта алмый. Син һәрвакыт төпле фикерең белән  аны рухландырып, канатландырып яшәдең. Хаттә, халыкта:” Һадиның колхозның отчет җыелышына докладларын да Фатыйма яза”, -дигән имеш-мимешләр дә булган. Минемчә, моның бернинди гаебе дә юк. Моңа сокланырга гына кирәк!  Фатыйма апа, без синең узган тормыш юлыңа, башкарган эшләреңә, тормышта үзеңнән калдырган  хатирәләреңә  сокланабыз. Синең тормыш юлың, узганнар өчен үкенә торган түгел. Сиңа, шушындый матур үрнәгең өчен, Аллаһының рәхмәтләре булсын! Син бүгенге юбилееңны, авыл тарихында үзенә күрә бер рекорд куеп- 95 яшькә җитеп  каршылыйсың. Авылда сугыш ветераннарыннан да үзең генә калдың. Сиңа әле алга таба да безнең өчен җанлы тарих булып яшәргә, Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләр бирсен! Сиңа теләгән теләкләкләр, Һади абыйның, икегезнең дә әти- әниләрегезнең, сезнең токымнардан булган барлык әрвахларның рухына дога булып барып ирешсә иде. Әәмиин.

Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән, 1982 елның 8 июлендә  Һади абыйдан колхозны кабул итеп алып, 1997 елга кадәр клхоз рәисе булып эшләгән Солтан Ибраһим улы Фатыйхов.

10 июль, 2018 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев