Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Соклангыч язмыш яки ветеранда юбилей

Бүген Смәел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйма апа Нурмөхәммәт кызы Нәбиеваның 95 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Фатыйма апа! Сине тормышыңдагы истәлекле вакыйга – 95 яшь тулу белән ихлас котлыйбыз, хәерле, бәрәкәтле гомерләр телибез! Фатыйма апа, син бүгенге юбилееңа соклангыч озын да, катлаулы да тормыш юлы узып килдең. Синең бүген ике юбилеең дип әйтеп булыр иде. Аның беренчесе – 95 яшең тулу булса, икенчесе – синең борыңгы тирә-юньдә үзенең төзеклеге, яшелчәчеләре, алтын куллы осталары, күп төрле һөнәр ияләре белән дан тоткан Смәел авылына килен булып төшүеңә 70 ел булды. Моны, синең олы улың Раян Һади улына быел 70 яшь тулу да раслый. Син, 1923 елның 10 июлендә, Урал таулары итәгендәге, тугандаш Башкортстанның Бүздәк районында, ул якларның күренекле, дәрәҗәле шәхесләре булган Нурмөхәммәт ага Кәшәфетдин улы белән Нурия (Нюра) апа гаиләсендә дөньяга аваз салгансың. Сез бу гаиләдә бик талантлы балалар булып үсәсез. Син үзең ул елларда ук бик яхшы укып, урта белем аласың. Ә апагыз Клара Бүздәк районының КПСС райкомы секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әмма, рәхимсез сугыш башлану, сезнең чор балаларының якты хыялларын чәлпәрәмә китерә. Ул вакытта, әле 10 сыйныфны гына тәмамлаган 18 яшьлек кызлар, үзегез теләп, сугышта катнашу нияте белән, медсанитарлар курсына укырга китәсез. Сугыш кырлары, фронт, язмыш, сине\, Урал бөркетләрен күреп үскән кызны, Смәелнең, данлыклы “күгәрченнәр” токымыннан булган, “күгәрчен булса да” бөркеттәй егет – үзе дә фронтовик Һади абый Мөхәммәтнәби улы белән таныштыра.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасыннан танышы аласыз.


Солтан Фатыйхов,
Смәел авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев