Соклану яки игелек кылуда ярышып... (+фоторепотаж)
Шушы елның 13 гыйнваренда “аксакалыбыз” Гарифулла абый 90 яшен тутырса, хәләл җефете Фәүзия апа белән гаилә корып яши башлауларына 65 ел тулды.
Авылыбызның бик хөрмәтле кешеләре булган Габдрахман абый белән Гөлҗофар апаның көтеп алынган беренче балалары булып дөньяга килә ул. Әле аннан соң тагын дүрт туганы дөньяга аваз салалар: Габдулла (күпкырлы талант иясе, бик яхшы үзешчән скулпьтор –рәссамне күпләр хәтерлидер), Әминә, Мөнирә, Габделхәй... Туганнардан өчесе үз бәхетләрен туган авыллары Смәелдә таба.
Гарифулла абый быелгы юбилеен авылыбызның иң өлкән “аксакалы” буларак каршылый. Аның тормыш юлын кызы Рәмзия бик гыйбрәтле итеп, болай тасвирлый: “Смәел авылында яшәүче Гөлҗофар әби, сугыштан соңгы авыр елларда ире үлеп, биш бала белән ятим кала. Аларның яши торган өйләре дә Смәелнең чишмәсе янында казып ясалган землянкада гына була. Балаларның иң олысы Гарифулла әти. Ул да башка яшьтәшләре кебек яфрак, кычыткан, алабута ипие ашап, басудан черек бәрәңге җыеп, “Ухалла арбасы” тартып, терлек азыгы, утын ташып – әнисенә тормышны алып баруда булышып үсә. 3 ел армия хезмәтен Германиядә үтә. Тора-бара ул авылның иң булган, чибәр егетенә әйләнә. 1955 елның гыйнваренда әниебез Фәүзия белән өйләнешәләр. Һөнәрле гаиләдә үскәнгә, әниебез тормышка чыккач та югалып калмый. Кул эшләре тота, акча җыеп, аяклы тегү машинасы алалар. Һәм әниебез өч авылга (Смәел, Ор, Шеншеңәр) тегү хезмәте күрсәтә башлый. Ул чор өчен төп киемнәрдән булган телогрейкалар сыра, күлмәкләр тегә. Халыкның зур рәхмәтен ала. Бер- бер артлы балалар туа. Шулай итеп, кечкенә генә өйдә 9 кеше яши башлыйлар. Зур тырышлык белән йорт җиткереп, башка чыгалар. Тормыш итү дәверендә аларга дүрт йорт кына салырга туры килә. Әниебез 5 нарасыен өйдә таба. Төпчек улларын табарга табиблар хастаханәгә җибәрәләр. Больницада шактый яткач, Рәфыйкъ энебез дөньяга килә. Сөенеч һәм фаҗига. Әни аякларына баса алмый, аны ике ай дәвалыйлар.Тик файдасы гына булмый. Бернинди дә нәтиҗә булмагач, өйгә җибәрәләр. Кечкенә энебезне үстерергә без, өлкән балалар да булыштык. Әтиебезгә дә җиңел булмый. Әмма ул әниебезне кадерләп яши. Дөрес, әни дә тик утырмый. Тегүчелек һөнәре аңа яшәргә көч бирә. Ун ел үткәч, зур могҗиза була: әниебез кабат йөри башлый”...?????
Гарифулла абый белән Фәүзия апаның юбилей көннәрендә иң зур куанычлары, байлыклары ул – пар канатлар булып, 65 ел яшәп, иманлы, игелекле, тәрбияле 6 бала үстерүләредер. Егетләрнең дүртесе дә армия хезмәтен уздылар. Әле бит беренче өчесе армиягә бер-бер артлы чыгып китә. Берсе кайтып җитми, икенчесе китә... Өч егет бер-берсе белән күрешә дә алмый кала... Рәисләре белән Рәшитләре Кытай чигенә эләгә (ул елларда иң тынгысыз чик була ул), Рәкыйпләре Свердлау каласында хезмәт итә, Рәфыйкълары гына, абыйлары кайткач, Германиягә хезмәткә алына. Түзгән ата-анага рәхмәт!
Шөкер, бүген балаларының һәрберсе томышта үз юлларын табып, гаилә корып яши, аларның 13 оныклары, 24 оныкчыклары бар. Токымнары лаеклы дәвам итә. Уллары Рәис кенә, хатыны Гөлнурны, өч егете Рөстәмне, Руслан, Радикны калдырып, иртә бакыйлыкка күчте. Кызлары Рәмзия, уллары Рәкыйп белән киленнәре Гөлфия авылда яши, әти-әниләренә даими ярдәм итеп торалар. Башка балалар да төп йортка эзне суытмыйлар. Кызлары Рәмзия инде күп еллар намазда булып, мәчетебез эшчәнлегендә актив катнашучыларның берсе. Гарифулла абый күп һөнәрләр иясе, алтын куллы оста булды. Башта дүрт ел Чепья МТСында, аннан колхозга кайтып, 36 ел ягулык һәм запас частьлар складында эшләде. Пенсиягә чыккач, аның тормышта яңа чор – динебез, гореф-гадәтләрне саклау өчен актив эшчәнлек чоры башланды. Ул мәчетебез ачылганнан бирле, 1995 елдан 2011 елга кадәр үзеңнең моңлы тавышы белән авылдашларыбызны намазга чакырып, азан әйтте. Рашит хәзрәтнең вафатыннан соң, 2003 елдан 2010 елга кадәр имам вазифаларын башкарды. Хәләл җефете Фәүзия абыстай, беренчедән, Гарифулла абыйга шушындый зур йөкне тартырга төп терәк булса, үзе дә авылдашларыбызга дини йолаларны, гореф-гадәтләрне башкаруда зур ярдәм итте. Тиздән аңа 89 яшь тула. Үзенең искиткеч хәтере, тирән фикерләүләре белән һәркемне сокландыра, әле дә ул күп мәсьәләләрдә безнең зур киңәшчебез булып тора. Мондый шәхесләргә, мондый гаиләләргә сокланмыйча мөмкин түгел. Тормыш юлын алар кебек узган кешеләрнең, без күңелләре, җаннары тынычтыр дип уйлыйбыз. Чөнки алар, Изге Китабыбыз Коръән кушканча, “Игелек кылуда ярышып” яшәгән кешеләр. Инде соңгы елларда мәчетебезгә йөри алмасалар да без алар кебек авылыбыз “аксакалларының” көненә биш тапкыр мәчет намазына йөргән чакларын сагынабыз. Аларны үзебезгә якты үрнәк итеп куябыз.
Солтан Фатыйхов,
Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе
Баш мөхәррир фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев