Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Солтанын сагынып, бүгенгесенә шөкер итеп яшәүче – Зөлфирә әби(+фото)

90 яшен билгеләп үтүче юбилярлар янына барганда күңелдә туган хисләрне аңлатып булмый. Тормышның нинди генә ачысын күрмәгән дә, нинди генә сынаулар аша үтмәгән алар.

Нөнәгәр авылында яшәүче Зөлфирә апа Нигъмәтҗанова безне баскыч төбенә чыгып каршы алды. Карап торышка 90ны биреп тә булмый әле аңа. Юкса, тормышта нинди генә афәтләр күрергә өлгермәгән ул. 
“Солтаным бик яхшы кеше иде”, дип мәрхүм ирен сагынып искә ала ул, улларының, киленнәренең, оныкларының хөрмәтендә яшәвенә дә сөенеп бетә алмый. Әлегәчә тегү тегеп, яраткан шөгылен дәвам итә. Ләкин яшьлектән яратып эшләгән тагын бер һөнәре – чигүгә бер вакыйга нокта куйган. Нәрсә икәнен газетабызның алдагы саныннан тулырак укып белерсез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев