Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Субашта өлкәннәргә олы хөрмәт

4 октябрь көнне безне Субаш мәктәбенә чакырдылар. Ишектән килеп керү белән мәктәп директоры Раилә Мәсхүтовна якты йөз белән сәламләп каршы алды.

Укучылар үзләре ясаган чәчәк бүләк иттеләр. Кичә спорт уеннары белән башланып китте, аннары мәктәп музее белән таныштык. Бәйрәмне башлап җибәреп, укучылар бик матур концерт куйдылар. Аны тамаша кылганнан соң, табын артына дәштеләр. Монда да берсеннән-берсе матур җырлар яңгырап торды. Өлкәннәрне районнан килгән вәкил Илфат Сәгъдиев, авыл җирлеге башлыгы һәм җәмгыять җитәкчесе исеменнән Сәйдәш Хәбибуллин котлады. Кичә бик матур һәм мәгънәле итеп оештырылган иде. Безне олылаган һәркемгә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.


Валентин Прокопьев.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250