Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Субайларга басып елга кичкән

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахманов, район мәгариф идарәсеннән профсоюз рәисе Резеда Гаязова, Яңгул урта мәктәбе директоры Илнур Җиһаншин килделәр.

Әби уртанчы кызы Флера, кияве Билсур белән матур гына гомер кичерә. Тагын ике кызы бар: Гөлирә ханым Казанның Салмачи бистәсендә яши, хисапчы һөнәрен үзләштергән, Гөлсирә ханым Арча каласында гомер итә, мөгаллимә, Флерасы исә сатучы, утыз алты ел сәүдә өлкәсендә эшләгән.

– Әниебез гаиләдә олы бала булган, өч туганына һәрчак ярдәм иткән, аларны үстерешкән, – дип сөйли Флера апа.– Бабабыз сугышка киткән дә кайтмаган, бар авырлык әби җилкәсендә калган. Әниебез Лаеш урманын кисүдә дә катнашкан, окоп та казыган.

Мөнирә апалар гаиләсе сыер асрап яшәгәннәр. Бакчада бәрәңге, яшелчә үстергәннәр, үзләреннән артканын Чепья я Малмыж базарына алып барып сатканнар. Мөнирә кызчыкның кечкенә арбасы булган, шунда бар яшелчәсе дә сыйган, ватыла калса, Шеңшеңәр авылына кереп ремонтлаткан. Бервакыт язгы ташу чорында Чепья базарыннан кайтканда Борнак күперен су алып китә, кызчык субай өсләренә басып елганы кичә (күз алдына китереп карасаң, нинди куркыныч күренеш...).  Шәмәрдәнгә чыгып товар бушатулар да калмаган, вагон да төягәннәр, иң аянычы, Малмыж пристанендә баржадан тоз капчыклары бушатканда арка тиреләре сыдырылып-сыдырылып төшә торган булган. 13-14 яшьлек балалар бит алар, арада иң кечкенә буйлысы шушы Мөнирә була.

– Шул чаклары күз алдыма килә дә, әле дә жәллим әниемне, – ди Флера ханым. – Шулкадәрле газаплы тормыштан соң да 90 яшькә җитә алуына сөенәбез. Әниебез бүгенге көндә, Аллага шөкер, кадер-хөрмәттә, үзем тәрбиялим, иптәшем дә бик әйбәт кеше минем. Алга да китмәдек, артка да калмадык, бүгенге тормышыбыздан шөкерана булып, әниебез белән гөрләшеп, туганнарыбыз белән бергә-бергә матур гына гомер кичерәбез.

Мөнирә апа колхозда да эшләгән, соңгы эш урыны – мәктәптә техник хезмәткәр. Яңгулның Тау асты урамы кызы, авылдашы Вагыйз белән (мәрхүм инде) гаилә кора, өч кыз үстерәләр, әйткәнебезчә, өчесе дә рәхимле, ана җанлы балалар. Фермада эшләгәндә Мөнирә апа төпчеге Гөлсирәсен җылы юрганга төреп, сыер саварга йөгергән, ул чакта декрет яллары юк, әниләр ике айдан эшкә чыгарга мәҗбүр, имчәк балалар әнә шулай тагарак арасында үскән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек юбилей