Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сугышта хәбәрсез югалган Мөбәрәкҗан Мөхәммәтшинның медалоны Балтачка кайтты

Бүген Балтач урта мәктәбендә хәбәрсез югалган Мөбәрәкҗан Мөхәммәтшинның бистәдә яшәүче улына һәм якыннарына медальон тапшырылды. Медальон "Волхов фронты" эзләү отряды тарафыннан Ленинград өлкәсенең Жарок Киришский районы тирәсендә табыла.

Мөбәрәкҗан абый Куныр авылында дөньяга килә, сугышка Чепья военкоматыннан алына. 1942 елның март аенда хәбәрсез югала.
Медальонны тапшыру тантанасында Казанның мәгълүмати-эзләү үзәге хезмәткәре Рәфыйк Сәләхиев, Кукмараның "Снежный десант" эзләү отряды командиры Ринат Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты.
Мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән сәхнәләштергән күренешләр чараның төп сәбәпчесе булган ветеранның улы Рифат абыйны да, тамашачыларны да сугыш башланган чорларга алып кайтты. Хис-кичерешләр күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты, бугазга төер тыгылды.
Мәгънәле, тәрбияви кичә булды ул. Әтисен алты яшендә сугышка озатып, гомере буе аның якты образын күңелендә яшәткән Рифат абыйга газиз кешесенең медальонын кабул итеп алу әтисе белән белән очрашуга тиң булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250