Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сыналса да, сынмаган яки телсез булу яшәү өчен киртә түгел (+фото)

Нөнәгәр авылында яшәүче Фәимә Камалиевага 90 яшь тулды. 

Фәимә апа Камалиева гыйбрәтле язмышка ия. Күпбалалы гаиләдә иң өлкәне булып дөньяга аваз салган Фәимә 5-6 яшьлек вакытында кызамык белән авырый. Инде үлә дип соңгы өметләр өзелгән мизгелләрдә, кыз күзләрен ача. Тик... гомерлеккә телсез кала. Ул чагында кызның бу авыруын күз тию белән бәйли өлкәннәр, чөнки бик чибәр, матур бала була Фәимә. Кечкенәдән кул арасына кереп үсә ул, эне-сеңелләре өчен җаваплылык та аның өстендә була. Буй җиткәч, Арбор авылында яшәүче үзе кебек телсез кешегә кияүгә чыга. Һәр адымда сагалаган сынау, кабат Фәимәнең ишеген кага. Холыксыз ир хатынына кул күтәрә башлагач, әти-әнисе аны кечкенә улы белән Нөнәгәргә алып кайта. Сынауларның иң газаплысы – бала хәсрәте алда көткән булып чыга. Бала үлеме ананы тәмам аяктан ега, әмма үзендә яшәр өчен көч таба. Үз йортында ялгызы яшәсә дә, социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова, ике туганы Рашида апа Гыймадиева гаиләсе аны бер генә минутка да үзен генә калдырмый. 
– Өебез зур иркен, әмма Фәимә апа килеп бераз кунак булышка кире өемә кайтарыгыз дип ишарәли башлый.Бик күп сынаулар үтсә дә, камил акылында, сау-сәламәт булып гомер кичерә. Без килгәнгә бик куана, – ди сеңлесе Рашида апа. 
Социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова исә Фәимә апаны 2009 елдан бирле тәрбияли икән. “Элек күршеләр булып тордык. Ул чагында аңа күрше апасы буларак, булышып, ярдәмләшеп яшәдем, ә хәзер социаль хезмәткәр буларак тәрбиялим. Һәр килүемне җылы караш белән каршы ала, киләчәктә дә авырмый, сау-сәламәт булып яшәргә язсын әле үзенә” дип тели Рамилә. 
Картлык көнендә кешегә иң кирәк әйберләр мөгаен – сәламәтлек, туган җиреңдә гомер итү һәм сине аңлардай игелекле кеше булудыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев