Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сынауларга бирешмәгән Нина Михайловна (фото)

Табигатьне аклык чорнап алган вакытта моннан 90 ел элек Биктәш авылында дөньяга килгән Нина Михайловна зур гомер бәйрәмен уздырды.

– Гомер буе терлекчелектә туган колхозымда эшләдем, 75 яшь тулгач кына, кешедән оялып, эшкә бармый башладым. Хәзер дә эшләргә теләк бар, аз гына көч җитеп бетми, – дип елмая ветеран.

Өч балалы гаиләдә тәрбия-ләндем, үзем дә тормыш иптәшем Иван белән өч бала үстердек, кызганыч, тормыш иптәшем дә, бер улым да инде бакыйлыкка күчтеләр, дип хатирәләргә чумды ветеран.

Армиядән кайткан комбайнчы егет Иван баскан җирендә ут чыгара торган чая кызны ничек итсә-итә, үзенә карата, бергәләп тормыш корып җибәрәләр. Нина апа фермада үгезләр тәрбияли, алдынгылар сафында була. Юк еллар күп булды, 40 баш зур үгезләргә 3 тулыр тулмас чиләк белән он бирәләр иде, бер елны саламына кадәр булмады, малларны җәлләп, кайдан гына бер уч салам табыйм икән, дип йөргән әле дә истә, ди ул.

Берсе артыннан берсе балалар туа. Үзләренең аерым торыр йортлары булмаган гаилә бәхет эзләп еракка кузгала. Новосибирск өлкәсенә барып эшкә урнашалар, тормыш бераз яхшыра. Әмма туган якка кайтып киләм, дип поездга утырып киткән Иванының гәүдәсен тимер юл кырыенда табып, Омск шәһәре хастаханәсенә озаталар. Менә шуннан инде тимер өзәрдәй ир урын өстенә кала. Кире Биктәшкә күченеп кайтырга туры килә. Нина Михайловна яңадан фермага эшкә урнаша, аның белән бергә балалары да көндәлек үзе белән шунда кайнашалар.

– Колхоз председателе Харис Галимуллин янына кердем. Күрше авылда 5 метрга 5 метр бура бар, шуны алырга акча биреп тор, ничек тә эшләп түләрмен, дим. Каршы килмәде, аны өй итеп күтәрәсең дә бар, аңа да акча ал, диде. Бер материал да юк, дигәч, ферма янында агач, пилорамда такта-сайгак, шуннан ал яздырып, дип мине канатландырып чыгарды Харис. Рәхмәт аңа, дип җитәкчене җылы хисләр белән искә алды ветеран. Бер җәй эчендә өйле була алар. Тырыш гаилә үз хуҗалыгында сыер, сарык тәрбияли, дуңгызын да тоталар. Кызы Рәйсә исенә алганча, гаиләдә бар кеше хезмәттә була. 8 сыйныфта әни авыртып киткәч, иртәнге дүрттә фермага, дуңгызлар карарга йөгерәм, алыштырырга киеме дә булмагандыр, шул кием белән имтиханга китәм, беркем дә, синнән ферма исе килә, дип зарланмады, ди ул. Урын өстенә калган Иван абый, ашарга пешереп, гаиләгә кулыннан килгәнчә булыша. 27 ел шулай яшәде, зарланмады, ди Нина апа. Тырышып эшләгәч, хезмәт хакын да әйбәт түләделәр, акча туплап, бүгенге өебезне салып чыктык, Киров ягыннан 10 колхоз тракторы агач алып кайтып, шуның белән чыгышладык, ди. Ул өебезне әни бер үзе конопать итеп чыкты, җылылык чыккан җире юк, диләр. Әниебез бик тырыш, әле җәй көне дә бакчадан кермәде, бик озак, сезне көтсәң, дип моңарчы өйне дә үзе юды, бар эшкә дә булдыра, ди үзе дә бәхетле әби булган Рәйсә ханым.

Нина апа җәйләрен туган авылы Биктәшендә яши, кышларын, Балтач бистәсендә яшәүче кызы һәм кияве тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей 90 яшь