Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Сүзләре өстен, йөзе ачык. Кемнең? (+фото)

Озын гомеремнең сере дә ихтирамлы, тәрбияле булуымда, ди Балтач бистәсендә яшәүче, күптән түгел  90 яшьлек юбилеен каршы алган  Майшәрәп Галимулла кызы Вәлиева.

90 яшен бәйрәм иткән Машәрәп апага РФ Президенты В.Путинның Котлау хатын, район башлыгының  Тәбрикләү сүзен һәм бүләкләр тапшырдылар. Балалары барлык туганнарын җыеп, кафеда әниләренең гомер бәйрәмен үткәрде. 90 яшен тутыруына карамастан, Майшәрәп әби үткән гомерен яхшы хәтерли, аның зиһененә күз тимәсен, үзе җитез, төгәл, кунакчыл кеше.

Унынчы дистәгә аяк баскан Майшәрәп Вәлиеваның  тормыш юлы һәркемгә үрнәк алырлык.. Һәрнәрсәдә яхшылык күрә белә ул. Бәлки, бу сыйфаты иртәгәсе өчен көч-кодрәт алу чыганагыдыр...

90 яшемә җитәрмен дип уйламадым да. Ирем Нургали белән бик яхшы яшәдек. Балаларыбыз да бик әйбәт булдылар. Тормышлар имин булсын да, һәммәбезгә тынычлыкта яшәү насыйп булсын. Тормышның төрле чагы була дип, сүзләшергә кирәкми. Дөрес яшәргә кирәк. Тынычлыкта, бер-береңне аңлап яшәүләргә ни җитә. Озын гомернең дә сере шунда, балакайлар. Шөкер, менә бит 90 яшьлегемне каршы алам, мине хөрмәтләвегез өчен рәхмәт. Сүзләрегез өстен, йөзләрегез һәрчак ачык булсын, – дип каршы алды Майшәрәп апа гомер бәйрәме белән котларга килүчеләрне.

Майшәрәп апалар гаиләдә өч бала үсә, әтиләре 1941 елның декабрендә вафат була. Әниебез сөлгеләргә асылып елый иде. “Без исә әтисез калганга бер еласак, әнине кызганып ике елый идек. Әниебез каланчада каравыл торды. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1942 елда бик зур янгын чыкты. Бик зур хәсрәтләр кичердек. Бер елдан абыйны сугышка алдылар. Бик авыр булды ул елларда. Мәктәпне тәмамлагач, укытучылыкка укыйм дип киткән җиремнән ияләнә алмыйча кире кайттым һәм фермага таналар карарга төштем, дип искә ала ул еллар хакында  ветеран.

Майшәрәп апның булачак ире 1943 елда сугыштан яраланып кайта. Фермада мал табибы булып эшли башлый. Ә Майшәрәп апаларның йорты фермадан ерак түгел, егет су эчәргә дигән сәбәп белән аларга керә. Шул рәвешле ике яш йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына. Өч ел яратышып йөргәч, яшьләр гаилә кора. Төп нигездә ярты ел яшәгәч, башка чыгалар. Мәхәббәтле гаиләдә бер-берартлы 7 бала дөньяга аваз сала. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык мәкале. Нургали абый белән Майшәрәп апаның балалары да кечкенәдән тырыш, максатчан булып үсәләр, барысы да югары белем алып, үз юнәлешләре буенча мактаулы белгечләр  булып хезмәт куялар.

 Юбиляр бүгенге көндә Балтачта яшәүче оныгы Илназ гаиләсе белән сугыш ветераннары өчен салынган йортта  гомер кичерә. Җиде баласының  алтысы исән, 17 оныгы, 24 оныкчыгы бар.

Намаз укыган саен Майшәрәп әби балаларының ихлас тәрбияләре өчен рәхмәт сүзләрен юллый. Һәр баласы, онык-оныкчыклары өчен исәнлек, имин еллар сорый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев