Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Табибә Хәмзә абыйга "100 яшькә җиткәнче яшәрсең!" дигән

Юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хаты, район һәм авыл җирлеге башлыкларының истәлек бүләкләре тапшырылды.

5 гыйнвар көнне Кариле авылында гомер итүче Хәмзә Газизулла улы Газизуллинга 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Рамазанов тәбрикләде. Юбилярга РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хаты, район һәм авыл җирлеге башлыкларының истәлек бүләкләре тапшырылды.

Хәмзә абый Кариле авылында гомер итсә дә, чыгышы белән Бөрбаш авылы "егете" булып чыкты. Мәймүнә һәм Газизулла Хәбибуллиннар гаиләсендә җиде баланың алтынчысы булып дөньяга килгән. Әти-әнисе колхозчылар булган. Үзе дә җиденчене тәмамлагач "Кызыл Татарстан" колхозында эшләгән. Сугыш чорындагы хезмәте өчен ул 1946нчы елда "Бөек Ватан сугышы чоры ветераны" медаленә лаек булган. Ә 1948нче елда армия сафларына алынган.

– Бөек Ватан сугышында катнашмасам да, Германиядә Берлинның үзендә үк 4 ел хезмәт итәргә туры килде миңа. Сугыш арты еллары гына иде бит әле, шулай да, частьтан бер мине шоферлыкка укырга җибәрделәр. Машина йөртү таныклыгы алгач, командир үзенең шәхси шоферы итеп алды. Бу – ул чор өчен зур дәрәҗә иде. Менә 1951нче елның шул көненнән башлап мин руль артында. Хәзер оныкларыма, "права"ны Германиядән үк алып кайттым. 65 елдан артык руль артында йөрсәм дә, аны бер тапкыр да алдырганым булмады, дип горурланып сөйлим, – ди юбилярыбыз үзенең тормыш юлының күпчелек өлеше юлларда үтүе белән таныштырып.

Армиядән кайткач кабат колхозга эшкә дип килгән яшь шоферга утын ягып эшли торган машина бирәләр, аны өч ел иярли ул. Шул елларда Кариле авылыннан килеп, сепараторлык пунктында лаборант булып эшләүче Кәүсәрия исемле кыз белән дуслашып китәләр. Аннары Казанга китеп, “Оргсинтез” заводына эшкә урнашкач, Кәүсәрияне дә кайтып алып китә. 1953 елда гаилә корып, ул һәм кыз үстерәләр. Кәүсәрия апа сәүдә системасына урнаша: кибеттә сатучы һәм склад мөдире булып эшли.


Ул чорда заводның төзелә башлаган еллары гына була. Хәмзә абый төзелеш монтажлау идарәсендә шофер булып эшли башлый. Россия буйлап йөри, бигрәк тә Мәскәү, Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург), Волгоград шәһәрләренә еш барырга туры килә аңа. Һәр төрле төзелеш материаллары белән оешманы тәэмин итеп тора ул. "Шундый ерак юлларга бер үзем чыгып китә торган идем. Үземә үк шофер да, экспедитор да, йөк ташучы да булырга туры килде", дип искә ала.


Хәзерге көндә исеме дөньяга танылган Казанның “Оргсинтез” заводы тарихында шофер Хәмзә Газизуллин хезмәте бәһасез калмаган. Ул фидакарь хезмәте өчен бик күп тапкыр Мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына ия булган "Хезмәт ветераны".

Хәмзә абый хезмәт юлында килеп чыккан бер зур гыйбрәтле вакыйганы да сөйләми кала алмады. 50 яшьлек чагында көчле буранлы бер көндә Түбән Новгород шәһәренә йөк алып кайтырга дип машинасына утырып командировкага кузгала ул. Күз ачкысыз буран басылырга уйламый. Хәмзә абый олы юл кырына туктап, машинасын кабызган килеш, төн чыгарга уйлый, йокыга тала. Иртән юл чистарту хезмәткәрләре килеп машинаны ачып җибәрсәләр, Хәмзә абый ап-ак күбеккә баткан, машина газына агуланган, аңсыз хәлдә була. Аны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озаталар. Табиблар аның гомере саклап калу өчен бик нык тырышалар. Агуланган канны организмнан чыгару өчен канын алмаштырырга мәҗбүр булалар. 3 тәүлек реанимациядә ятканнан соң күзләрен ача шофер. Аңына килгәч Хәмзә абый янына хастаханәнең баш табибәсе хәл белергә керә. Күзләрендә яшәү чаткылары күренә башлаган, бәлага тарыган ирнең җилкәсенә кулын салып “Гомерең бар икән, 100 яшькә җиткәнче яшәрсең!” дип әйтә. Әйе, шул сүзләрнең рас күлүедер мөгаен. Амин! Хәмзә Газизуллович гомер сукмагыннан имин генә атлап табибә әйткән санга якынаеп килә...

Лаеклы ялга чыккач, Газизуллиннар туган авылы Бөрбашка кайтып төпләнергә булалар. Ләкин Кәүсәрия апаның Кариле авылында яшәүче бертуган абыйсы Васыйлны йөрәк өянәге тотып, хәрәкәтсез калгач, аның янына күченәләр. Бөек Ватан сугышы ветераны булган Васыйл абый Зыятдиновны озак еллар тәрбия кылып, 2000нче елда соңгы юлга озаталар. Бер ияләнгән йорт дип, үзләре дә Кәүсәрия апаның төп нигезендә яшәп калалар. Хәмзә абый белән Кәүсәрия апа бүгенге юбилей көнендә хатирәләргә бирелеп, Васыйл абый белән бәйле истәлекләрне яңарттылар. Кунакларны аның киеп йөргән костюмын алып, Бөек Ватан сугышы чорындагы батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре белән таныштырдылар.

Арабызда шундый ветераннар булганда ничек сокланмый каласың?! Хәмзә абзый бүгенге көндә тормыш иптәше Кәүсәрия апа белән тигезлектә бергә гомер итәләр. Гаиләнең ныклыгы, озын гомерлелекнең сере – бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, тырышып хезмәт куеп яшәүдә, диләр алар. Үз үрнәкләрендә үстергән кызы белән улы да тормышта үз юлларын табып матур гомер итәләр. Балалары Казанда яшәгәнлектән атна азагында гына кайта алалар. Ә көндәлек тормышта аларга социаль хезмәткәр Гөлгенә Шиһабетдинова ярдәмгә килә. Гөлгенәне үз туганыбыздай якын, бик рәхмәтлебез аңа, дип сөенәләр ветераннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар