19 июль көнне Тагашур авылында гомер итүче Фекла Туктар кызы Туктарова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Галимнәр инде озак еллар: "Озак яшәүнең сере нидә?" - дигән сорауга җавап эзлиләр. Гомере буе колхоз эшендә эшләгән, Балтачка җәяү йөреп бригадирлыкка укыган, окоп казу, Сусленгерда урман кисү эшләрендә катнашкан һәм башка күптөрле авыр хезмәт башкарган Фекла апаның тормыш юлы сорауга җавап бирә сыман: тик тормаска, җәяү йөрергә һәм күңел көрлеген җуймаска.
Фекла апа бүген абыйсының кызы Галина һәм улы Вячеслав тәрбиясендә. Абыйсы сугыш ветераны Туктагыл Туктаров 92 яшендә дөнья куйган булган.
Чепья Ветераннар советы җитәкчесе Петр Чернов сүзләренчә, Фекла апа бик матур җырлаган, абыйсы Туктагыл скрипкада уйнаган. Кызгыныч, авыр тормыш аны бүген урын өстенә салган. Әмма янына аны котларга килүләрен аңлап, рәхмәт әйтте Фекла апа. Аңа тазалык һәм саулык телибез!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев