Таһира Зиннәтованың картлыгы кадер-хөрмәттә уза (+фото)
Югары Сәрдек авылында яшәүче Таһира Зиннәтова шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады
Таһира апа сарык фермасында эшләгән, яшьтәшләре белән бергә урак урган. Тормышка чыккан, кызганыч, балалары булмаган. Юбиляр башта читтә яшәгәннән, аннан туган авылына кайтып төпләнгән. Сәламәтлеге начарая башлагач, энесе Дәрбиян гаиләсе аны үзенә алган. Бүген ветеран якыннарының кайгыртуында, кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.
- Рәхмәт хөкүмәтебезгә, район, авыл җитәкчелегенә. Вакытында пенсия акчасын китереп бирәләр. Суы кергән-чыккан, газ бертуктаусыз янып, өйне җылытып тора, җәннәттә яшәгәндәй яшибез бит. Дәрбиян энем белән аның тормыш иптәше Гөлбастанның төп йортта яшәүче балалары Фердинанд, Фидәил һәм Гөлназга бик рәхмәтлемен. Миңа күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Мондый рәхәтлекләрдән әле кем туйган. Яшисе килә әле, илләр генә тыныч булсын, – ди бүгенгесенә шөкер кылып Таһира әби.
Моңарчы Таһира апа аягында йөреп торган. Март аенда урын өстенә калган. Энесе Дәрбиянның тормыш иптәше дә урын өстендә икән. Фердинанд «Кама» җәмгыятендә, Гөлназ Чепья авылында кибеттә эшли.
- Мин эштә чакта өлкәннәрне тәрбияләү абыем Фидәилгә кала. Әле әти-әнидәдә, апабыз да исән-сау гына булсыннар, – ди Гөлназ.
Туган кадерен белгән, әти-әнине хөрмәт иткән мондый гаиләләр күбрәк булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев