Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Таһира Зиннәтованың картлыгы хөрмәттә уза

Югары Сәрдек авылында яшәүче Таһира Зиннәтовага 90 яшь тулды.

Тумышы белән Түбән Сәрдек авылыннан булган Таһира апа читтә яшәгәннән соң, туган авылына кайтып төпләнә. Сәламәтлеге начарая башлагач, энесе Дәрбиян гаиләсе аны үзенә ала. Бүген ветеран якыннарының кайгыртуында, кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Таһира апа Дәрбиян абый белән Гөлбастан апаның төп йортта яшәүче балалары Фердинанд, Фидәил һәм Гөлназга бик рәхмәтле. “Миңа күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын”, дип тели юбиляр. Без дә әлеге изге теләкләргә кушылабыз. Туган кадерен белгән, әти-әнине хөрмәт иткән мондый гаиләренең күбрәк булуын телибез.

Тулырак “Хезмәт” газетасының алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев