Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Тәрәзләргә капланып әнине көттек»

Бүген Сания Галимҗановна кызы гаиләсендә бистәбезнең хөрмәтле кешесе, онык-оныкчыкларының яраткан ак әбиләре булып гомер кичерә.

«Кызыл юл» районы Апаз авылында (хәзерге Арча районы) дөньяга аваз салган кыз, балачагын бик авырлык белән үткәреп, еллар үткәч, күрше Балтачта район комсомол комитетының икенче секретаре, соңрак районның иң зур белем учагы – Балтач урта мәктәбендә чирек гасыр балаларга математика фәнен төшендерүче күпләргә остаз булып белем бирәчәген бер дә күз алдына китермәгәндер.

Сания Галимҗан кызы Апаз авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен Кенәр мәктәбенә юл тота. Ике арадагы язгы-көзге пычракта аяк атламаслык юллар, кар-бураннар, чабатадан үткән бозлы язгы сулар – болар барысы да хәтердә, ди ветеран. Урта мәктәпне тәмамлагач, уку теләге зур булса да, гаилә хәле авыр булганлыктан, ул авылда кала, башта фермада, аннан 1952 елда Хәсәншәех авылында киң халык куллану товарлары җитештерә торган әртилгә кассир, хисапчы ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта Балтач район комсомол комитетының штаттан тыш ревизоры хезмәтен башкара. Бераздан Балтач район партия комитетына чакырып, аңа район комсомол оешмасында эш тәкъдим итәләр. Район комсомол конференциясендә аны икенче секретарь итеп сайлыйлар. Ул вакытта бу вазифаны башкаручыга бетмәс-төкәнмәс эшләр йөкләнә: урыннарда комсомол оешмалары белән багланыш булдыру, булмаган җирләрдә оешмалар төзү,  идеология мәсьәләләре, социалистик ярышны оештыру, аңа даими нәтиҗә ясау, комсомол-яшьләр фермаларын булдыру, җәй-көз район агитбригада эшчәнлеген алып бару, вак-төяк мәсьәләләрне дә район партия комитеты белән килештерү һәм башка бик күп эшләр… Янып-көеп эшләп йөргәндә язмыш аны район партия комитеты инструкторы, армиядән кайткан, тәҗрибәле Таузар егете Ислам Хөсәен улы белән таныштыра. Күп чараларда бергә катнашалар, фикер алышалар. Озак та үтми егет аңа тәкъдим ясый, гаилә корып җибәрәләр. Комсомолда бер сайлау арасында бар эшен җиренә җиткереп башкарган Сания Галимҗан кызы ул чактагы райкомның беренче секретаре Әхмәтҗанов янына керә һәм эштән җибәрүләрен үтенә. «Кызыл мехчы» комбинатына председатель урынбасары булып барсагыз гына килешәбез, ди райком секретаре. Шулай итеп ул гаилә белән бәйле булганлыктан, эш урынын алыштыра. Озак та үтми, аны район икмәк комбинатына хисапчы итеп димлиләр.

Көннәрдән беркөнне тормыш иптәше Ислам Хөсәен улы, Мамадышта математика, физика фәне буенча бер еллык кыска сроклы укытучылар курслары башлана, дигән хәбәр алып кайта. Һәм алар икәүләп Мамадышка юл тоталар. 1963 елда курслар тәмамлана, Казаннар алдында имтихан тоталар, яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәрне педагогия институтына укырга алалар, алар арасында Ислам Хөсәенович һәм Сания Галимҗановна да була. Яшь белгечләрне Балтач урта мәктәбенә билгелиләр. Менә шул вакыттан бу гаиләнең армый-талмый балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге эшләре Балтач мәктәбе белән бәйле. Ислам Хөсәен улы физика фәнен җаны-тәне белән яратты, аның практик дәресләр үткәрү өчен җыйган җайланмаларын төясәң зур бер машина арбасы кадәр булыр иде. Сания Галимҗановна 5-8 сыйныфларда математика фәнен укытты, күпләрнең яраткан укытучысы, сыйныф җитәкчесе булды. 1987 елдан аны лаеклы ялга озаталар. Тормыш иптәше Ислам ага да 1990 елда лаеклы ялга чыга, кызганыч, ул 1991 елда бакыйлыкка күчә. Күпвакыт партия, комсомол, мәктәп белән узган гомер баскычларында гаилә, ничектер, икенче планга калган кебек булса да, бу очрак Сания Галимҗановна белән Ислам Хөсәен улларына туры килми. Алар бергәләп ике егет, ике кыз үстерәләр, аларның һәрберсенә югары белем алырга мөмкинлек тудыралар. Төрле вакыт булды, бер елны ике малайны балалар бакчасына урнаштырып булмады. Күп вакыт өйдә икесе генә калдылар. Минем кайтканны көтеп, икәүләп тәрәзәгә капланып көтәләр иде, дип искә ала хөрмәтле укытучы.

Бүген Сания Галимҗановна кызы гаиләсендә бистәбезнең хөрмәтле кешесе, онык-оныкчыкларының яраткан ак әбиләре булып гомер кичерә. Юбилее уңаеннан котларга килгән район башлыгы Рамил Нотфуллин аңа Россия Президентының котлау сүзләрен, Балтач районының Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды. Балтач урта мәктәбе җитәкчелеге дә аң-белем, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, үз фәнен балаларга җиренә җиткереп биргән педагогка җылы сүзләр әйтеп, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Юбиляр янында уллары һәм кызлары булу зур куанычлы бу бәйрәмне тагын да ямьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев