Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Татарча җырлар яратучы 90 яшьлек удмурт әбисе (+фото)

Чепья авылында кызы гаиләсендә яшәүче Шестакова Елизавета Егоровнага 6 декабрь көнне 90 яшь тулды

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, , Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Борнак» җәмгыяте бригадиры Вазыйх Хәкимуллин юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.



Елизавета Егоровна Кускем авылында дөньяга килгән. Балачагы авыр елларга туры килә. Ә аннан инде Бөек Ватан сугышы чоры... Бар авыр эш авылда хатын-кыз, бала-чага, карт-коры җилкәсенә кала. Бик яшьли эәли башлый ул. Шулай да укырга омтылышын югалтмый. Урта белемне Чепьяга йөреп укый. 10 классны бетергәч, шәфкать туташы булырга теләп, медицина училищесына укырга керә. Ләкин авылны, гаиләсен сагынып, аларның авыр хәлдә яшәүләрен күреп ярдәм итәр өчен укуын ташлап авылга кайта. Бераз вакыттан соң кабат педучилищега документларны тапшырып, керү имтиханнарын уңышлы биреп, укырга керә. Тормышларының авыр булуы яшь Елизаветага укуын дәвам итәргә барыбер мөмкинлек бирми. Кабат авылына кайтырга мәҗбүр була.


Аның белемле, акыллы булуын күреп колхозда кладовщик вазыйфасына беркетәләр. Ә 1953 елда Карак Серма егете Павел белән гаилә коргач, ул Чапаев исемендәге колхозда хезмәт юлын төрле эштә дәвам итә.
 

Яшь гаиләдә бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә, тик бүгенге көндә аларның дүртесе генә исән-сау. Олы йөрәкле, сабыр Анага тормыш иптәшен, ике баласын, якыннарын югалту ачысын да кичерергә туры килгән. Шулай булса да, үзендә көч табып, әле алай гына да түгел балаларына терәк һәм кирәк булып яши белгән ул. Күңеле тулганда җыр белән юанган.


 

- Кулларына балалайкасын алып, тыныч кына матур тавыш белән җырлап җибәрә иде безнең әни. Хәзер картайды инде уйный алмый. Әле дә җырларга ярата. Телевизордагы музыкаль тапшыруларны яратып карый. Татарча җырларны тыңларга ярата, кушылып җырлый. ТНВ каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруын көтеп ала. Без дә аңа кушылып җырларга яратабыз. Җырлагач күңелләр күтәрелеп китә, дип әйтә ул. Әни безне көчле, тырыш булырга өйрәтеп үстерде. Үзе бик тырышса да, укып һөнәр ала алмаган, шуда күрә алар әти белән безне - барлык баласын да укытырга мөмкинлек таптылар. Шуның өчен бик рәхмәтле без аларга. Мәсәлән, минем улым медицина буенча югары белем алып, бүгенге көндә Санкт-Петербург шәһәрендә табиб уролог-онколог булып эшли. Бу - безнең өчен зур горурлык. Шулай итеп әниебезнең хыялын оныклары тормышка ашыра, - дип таныштырды кызы Алевтина.


 

Елизавета Шестакова инде 12нче елын Чепьяда кызы Алевтина тәрбиясендә гомер итә. Карак Сермадагы төп нигезендә исә килене белән оныклары яши. Бүген ул 10 оныгы, 13 оныкчыгы өчен иң кадерле кеше. ​

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән юбилярлар