Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Татарин, син 100 яшькә кадәр яшәрсең!»

95 яшен тутырган Газизуллин Хәмзә Газизулла улы 1928 елның 5 гыйнварында 7 балалы гаиләдә дүртенче бала булып Бөрбаш авылында дөньяга аваз сала.

Кечкенәдән аңа, ул заманның нинди авырлыгы бар, барысын да татырга туры килә. Бөек Ватан сугышына китеп, шунда һәлак булган ике абыйсы өчен дә тырышырга кирәк, кечкенәләргә күз-колак, апасы Зәйтүнә белән гаиләнең терәге була Хәмзә ага. Карусыз әтиләре Газизулла, гаиләсен туендырыр өчен төрле эшкә алына, пөхтәлекне ярата торган була. Соңрак авылда имам вазифасын да башкарудан курыкмый.

Сугыштан соң армия сафларына алынган солдат Германия җирендә хезмәт итә, шунда шофер һөнәренә ия була. Тыныч тормышка кайткан солдат Бөрбаш авылы кызларын әсир итә. Табигатьтән ипле, һәр эштә төгәл, чисталыкны яратучы Хәмзә Кәүсәрия исемле кызны үзенә гомерлек яр итә. Туган авылында беренче булып «чурки» яга торган газ генераторлы машинага ул утыра, тырыш хезмәте белән мактаулы була. Бераздан аны Балтачта район башкарма комитеты карамагында булган йөк ташый торган бензин белән эшләүче машинада эшләргә чакыралар.

Юлны яраткан, машинасын ипле, пөхтә йөрткән шофер бераздан Казан шәһәренә юл ала, анда төзелеш-монтаж идарәсендә «ГАЗ-52» машинасына утыра. Нагорная бистәсенең «Чыңгыз» дип йөртелгән урында җир биләмәсе алып, авылдан бура алып килеп, йорт җиткерә. Мин Казанда беренче курста укыганда, шул йортка нигез салдык, Хәмзә абый бик тырыш булды, дип искә алды Норма җирлеге ветераннар Советы рәисе Рәфкать Нигъмәтуллин. Аның әнисе Зәйтүнә Хәмзә аганың апасы, алар гомер буена бер-берсенә рәхмәт хисләрен саклаганнар.

Бер-бер артлы уллары Марат, кызлары Рәсүлә туа.  Казанның «Оргсинтез» заводын төзегәндә, безнең оешма шунда эшләде, миңа башыннан-ахырына кадәр төзелеш материаллары, җиһазлар ташыйсы булды. Ул җиһазлар артыннан илнең бармаган шәһәре калмагандыр, дип искә ала Хәмзә ага. Ул заманда «ЗИЛ-130» машинасы бирделәр, кыш көне Түбән Новгород шәһәренә барганда, буран чыгып юлда калдым. Салкыннан туңып үлмәс өчен машина эшләп торды, кабинага сөрем кереп, аңымны югалтканмын.

Күпмедер вакыттан соң мине юлчылар табып, тиз генә хастаханәгә озаталар. Минем аңыма килүне күргән табиб, шатланып, «молодец, выкарабкался татарин, до 100 лет будешь жить!» , дип миңа үзенең теләген җиткерде, ди ветеран. Менә хәзер, Аллаһ насыйп итсә, шул табиб куйган максатка ирешмичә булмас, дип елмая ул.

Лаеклы ялга чыккач, Хәмзә ага тормыш иптәше Кәүсәрия апа белән Бөрбаш авылына кайталар, соңрак туганнарын тәрбияләр өчен Кариле авылына күченәләр. Шушы йортны үзгәртеп, матурлап яши башлыйлар.

- Тормышым бик көйле иде, әмма 90 яшь тулар алдыннан Кәүсәриям бакыйлыкка күчте, ярый әле мине тәрбияләргә яныма кызым Рәсүлә кайтты, бик рәхмәтлемен аңа. Улым Марат, киленем Зөлфия, ике оныгым атна саен диярлек хәлне белеп торалар, аларга да рәхмәт. Марат безнең нигезгә яңа йорт салып чыкты, минем башлангычны дәвам итә, бүгенге көндә республиканың иң зур банк идарәсендә автотранспорт өчен җаваплы, - дип таныштырды Хәмзә ага.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәмзә Газизуллин