Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Татарстан Дәүләт җыр hәм бию ансамбле "Наз" тернәкләнүчеләрен концерт белән сөендерде (фото)

Шушы көннәрдә "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Татарстан Дәүләт җыр hәм бию ансамбле хәйрия концерты белән килде.

Бу ансамбль 2017 нче елда үзенең сиксән еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның даны безнең Республикабызда гына түгел, ерак чит иллләргә дә билгеле.
Ансабльне Татарстан Республикасының халык артисты Хәмитов Айрат Ринат улы җитәкли. Мөхәммәтгалиев Айрат, Захарова Алсинә, Вахитов Марсель, Сафин Алмаз, Яруллин Таһир башкарган җырлар барлык тернәкләнүчеләрнең күңелен яулап алды. Бу концертта барлык тамашачыларга да төрле музыка коралларының тере тавышын тыңларга мөмкинлек туды. Ансамбльдә катнашучылар башкарган татар халык җырлары һәм биюләре өлкәннәребез күңелендә онытылмаслык мизгелләр калдырды. Концертны Ләйсән Закиева-Романцова алып барды.
Шулай ук әлеге чарада чыгышы буенча Балтач районынан булган Татарстан республикасының халык артисты Рәшит Мостафин һәм солист Шакиров Радик та чыгыш ясады.
Әлеге үткәрелгән чаралар инвалидлар hәм пенсионерларга күңел күтәренкелеге өсти hәм яшәү өчен көч бирә, дип хәбәр итәләр бүлекчә хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250