Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Таузар авылында тагын бер яңа өй артты

Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мансура Ситдыйковага үзенең төп нигезендә яңа йорт салынды. Аны тапшырырга район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе барды.

- Тормышларым бик авыр булды минем. Яшьлегемдә эшләмәгән эшем калмады. Хат ташучы да булдым, Карадуганда комутаторда да эшләдем, колхозга таш чыгарырга да йөрдем, - дип сөйли Мансура апа.

Таш чыгарган чакта таш чәчрәп, 18 яшендә үк бер күзсез кала. Язмышның беренче сынавы була бу. Соңрак аны тагын да авырырак хәсрәт көткәнен белми әле ул. Бердәнбер улларын югалту хәсрәте әни кешене тәмам аяктан ега, тормыш иптәше Зариф абый шул чагында: "Үлем арты үлеп булмый, түз, сабыр ит, дип юата ачы хәсрәттән йөрәге сыкраганын башкаларга сиздерми генә. Бер-берсенә терәк булып 2002нче елга кадәр төп нигездә яши алар. Әмма иренең вафатыннан соң ялгыз яшәү кыелаша. Берничә ел элек Карадуганда яшәүче сеңлесенең кызы Роза Мансура апаны үзләренә алып кайта.

- Шушындый якты йортлар, мондый рәхәтлекләр дә бар икән дөньяда, - дип куана Мансура апа яңа нигезгә аяк атлап. - Мине йортлы иткән җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем мине кайгырткан Роза белән Азатка, аларның балалары Зөбәрҗәт һәм Рүзәлгә. Шөкер, мин бүген ялгыз түгел. Мең рәхмәт аларга, - ди Мансура Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250