Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Тимер ат» тормышларын парлы иткән

Авылларыбызда гомер итүче олы яшьтәге өлкәннәребез белән очрашып, алар белән гәп корганда күңел актарыла, айкала, уй-фикерләр шул чорларга кайта, алар белән бергә шул хатирәләр эченә чумасың, уйланасың…

Ниләр генә кичермәгәннәр безнең әбиләребез, бабайларыбыз, апаларыбыз, абыйларыбыз… Әмма түзгәннәр, бирешмәгәннәр, яшәгәннәр, хезмәт иткәннәр.   Шул чорларда авылдагы җәбер-золымнарга түзә алмыйча, читкә, күрше рес-публикаларда сыену тапкан гаиләләр дә еш очрый. Авылда вәзгыять уңайга үзгәрүгә,  күбесе яңадан туган якларына кайталар.

Шундый гыйбрәтле язмыш кичергән Әминә Мөхәммәтгали кызы Габдрахманова бүген Смәел авылында гомер кичерә. Узган ел редакциябез үткәргән «Кабак бәйгесе»ндә катнашып, бик матур шигырь язып җибәрде, олылар арасында җиңүче буларак, аның өендә булып, озаклап сөйләшеп утырган идек. 90 яшь тула, бакчада суганын да, кишерен дә, кабагын да үстерәм, тик ята алмыйм, дип безне сокландырган иде.

– Әти Беренче бөтендөнья сугышына алына, аннан соң гражданнар сугышы башлана, анда катнаша, кайтып гаилә кора. Авылда эш барышында җитмәүчелеге чыгып, Киров өлкәсенә күченеп китәргә мәҗбүр була. Мин читтә туганмын, соңыннан Смәелдә туды дигән белешмә алганнар. Абыйны сугышка алганда миңа 9 яшь иде, үкереп елап калганым исемдә. Апамны окоплар казырга берничә тапкыр алып киттеләр. Без көлтә бәйләп, ындырда алып кайткан көлтә суктырып, аны җилгәреп, көчтән килгәнчә эшләдек. Жиденче сыйныфны тәмамлагач, Чепья мәктәбенә бардым да, кире кайттым. Әти-әнинең мине укытырлык хәле юк иде. Соңрак Саба, Яшел Үзән районнарында урман кисәргә йөрдек, бик авыр булды. Әтигә үз гомерендә өченче сугышта – Бөек Ватан сугышында да катнашырга насыйп була. Каты яраланып, аны госпитальдә инде үлде, дип моргка, дип тышка чыгаралар. Бәхетенә, тәмәке тартырга чыккан сугышчы аның ыңгырашканын ишетә, әтине яңадан палаткага алып кереп салалар. Әти 95 яшенә кадәр яшәде, сугыштан соң төрле җитәкче урыннарда эшләде, авылдашлар арасында аны һәрчак ихтирам иттеләр.

Мине Арчага тракторчылар курсына җибәрделәр. Аны тәмамлап, «НАТИ» тракторында эшләдем. Шунда тормыш иптәшем Әсрар белән таныштым, ул да тракторчы иде. Биш бала таптым, берсе бакыйлыкка күчте. Әсрарым оста тракторчы иде, орден белән дә бүләкләнде. Олпат гәүдәле, кожанкасын киеп авыл, район Сабантуйларында аркан һәм таяк тартуда беренчелекне бирмәде. Кызганыч, егылып төшеп, сәламәтлеге какшап, бакыйлыкка күчте. Ишек алдында торган өебезне аның төсе итеп саклыйм, сүттермим.  Бергәләп, шул дүрт баланы багып, өсләре бөтен, тамаклары тук булсын, дип иптәшем белән тырыштык. Мәктәпне тәмамлагач, укуларын дәвам иттеләр. Бүгенге көндә 3 балам Мәскәүдә яшиләр, берсе Алабугада. 6 оныгым бар, 5 оныкчыгым бар. Кайтып хәлемне белеп торалар, аларның һәрберсенә, улларым-кызларыма, киленнәремә – барчасына олы рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әминә Мөхәммәтгали кызы Габдрахманова