Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Тирә-якта тырышлыгы белән данлыклы Сәлимә апа 88 яшендә хуҗалыгында сыер тоткан

Балтач районының искиткеч матур табигатьле Комзавод авылында яшәүче Сәлимә Муллагали кызы Җиһаншина үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә уздырды.

Аның олуг юбилеена Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин килеп, изге теләкләрен ирештерде, район Советының истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Сәлимә Җиһаншина гомер буе туган колхозында намус белән эшләгән кеше. Хезмәт юлын авыр колхоз эше белән бәйләгән юбиляр күмәк хуҗалыкта эшләгән елларын җылы истәлекләр белән искә ала, «никадәр кыен, кулга тигән киеренке хезмәт булса да, тиешлесен генә түгел, арттырып та эшләдек без», – ди ул. Бүгенге хуҗалык, авыл җирлеге җитәкчеләре аның чын намус белән, тырыш хезмәт куюын искә алып, Сезнең кебек көнне-төнгә ялгап эшләгән өлкән буын кешеләренең фидакарьлеге нәтиҗәсендә генә бүгенге уңышларыбыз саллы һәм нәтиҗәләр күркәм, дип ассызыкладылар, рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Юбиляр тормыш иптәше  белән ике кыз, ике ул үстергән. Шунысы игътибарга лаек, өч балалары үзләренең һөнәрләре итеп элемтә, почта өлкәсен сайлаганнар. Бу турыда Сәлимә ападан, моның берәр сере бармы әллә, диеп сорагач, ул заманда балаларны укырга кертү өчен кулларыннан җитәкләп йөртмәдек, үзләре сайладылар, бәлки бер-берсеннән сорашканнардыр, дип җавап бирде. Бүгенге көндә Зәйдә яшәүче кызы Рузалия, ике дистә елдан артык Балтач элемтә үзәгендә баш инженер булып эшләгән улы Рафаэль «Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе» дигән мактаулы исемнәргә лаек шәхесләр, район почта бүлекчәсендә эшләүче, районда газета-журналларга, шул исәптән безнең «Хезмәт» газетасына язылуны алып баручы, әйдәүче кызы Кадрия дә хезмәт алдынгысы, үз юнәлеше буенча Рәсәй күләмендә Мактау грамотасына лаек булды. Улы Фәнил әтисе һөнәренә тугры булып, «Водстрой»да электрчы хезмәтен башкара, эшеннән җитәкчелек бик кәнагәть. Рафаэль улы «Балтач газы»нда эшләп, лаеклы ялга чыкты. Бар да гаиләле, инде буй җиткән онык-лар, оныкчыклар бар. Кызганыч, моннан 4 ел элек, гомер буе Чепья подстанциясендә эшләгән гаилә башлыгы Фәрит абый 89 яшендә бакыйлыкка күчкән. Аны ул тирә авылларда яшәгән олылар әле дә олы хөрмәт белән искә алалар. Авылларда ут бетсә, төнлә ун буламы, унике буламы, Фәрит Чепья тау башында урнашкан ут бүлү үзәгенә чыгып китә иде, күпвакыт иртән генә кайтып керә иде, дип искә ала Сәлимә апа. Хәзер үзем генә яшәсәм дә, ялгызлыкны тоймыйм, ди ветеран. Ислам кануннарын үтәп, һәркемгә көндәлек догаларын багышлый, бакыйлыкка күчкән күп кенә хатын-кыз авылдашларын ул соңгы юлга әзерләп озаткан, шуңа да аны бик ихтирам итәләр. Сәлимә апа 88 яшенә кадәр үз хуҗалыгында сыер асрый, авылда сыерсыз буламы инде ул, ди. Сыерны бер дә бетерәсе килмәде, балалар, җитәр инде әни, кешедән күңелле түгел, әниләренә сыер асраталар, дип әйтерләр, дигәч, риза булдым, ди ул. Авылда клуб юк, күрешү урыны безнең өйгә күчте, күршеләр ике Гөлфия, Гәүһәр, авылның башка әбиләре белән көндәлек күрешеп торабыз, үзебез пешергән ризыклардан авыз итеп, тәмләп чәй эчәбез. Аннан инде, ил-йортларга тынычлык, балалар һәм оныклар, оныкчык-лар исән-сау булсыннар, авылыбыз яшәсен, дип догалар кылабыз, ди ветеран. Сәлимә апаны бәйрәме белән котларга килгән җирле җитәкчеләр дә авылның акъәбисенә киләчәктә иминлек, сәламәтлек теләде, соңыннан әле ул авыл олыларын чакырып, Коръән укытып, зур кунак итте. Һәрчак шулай көр күңелле, тиктормас, тырыш, сәламәт булып озак еллар яшәгез, дигән теләкләргә без дә кушылабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев